Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч районында юл кагыйдәләрен бозу очрагына тап булсагыз, «Халык инспекторы» системасына хәбәр итәргә мөмкин

«Халык инспекторы» системасы — юлларда аварияләрне киметүнең нәтиҗәле ысулларының берсе.

ЮХИДИ начальнигы Илфат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, юл хәрәкәтен иҗтимагый контрольдә тоту, һичшиксез, кирәк.

«Халык инспекторы» кушымтасы аша райондашларыбыз, машина йөртүчеләр сайтка юл кагыйдәләрен бозу очрагының фото яки видеосын урнаштыра ала. Шунда ук видеорегистратор яки мобиль җайланмалардан яздырган юл-танспорт һәлакәте язмасын куярга була. Әлеге материаллар буенча ЮХИДИ беркетмәләр язып, юл кагыйдәләрен бозучыларны ачыклаячак.

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозу турындагы хәбәрләр килгәч, алар хәбәрнең дөреслеген тикшерә һәм чаралар күрә.

Юл хәрәкәте иминлеге дәүләт инспекциясе начальнигы Илфат Әхмәтов хәбәр иткәнчә, РФнең Административ хокук бозулар турындагы кодексы нигезендә, физик затларның юл кагыйдәләре бозылу турындагы хәбәрләре административ хокук бозулар турында эш кузгату сәбәпләренең берсе булып тора. 

"Халык инспекторы"на 18 категория буенча хәбәрләр кабул ителә. Алар арасында җәяүлеләр хәрәкәтенә комачаулау, кызыл ут янганда кузгалып китү, туктау сызыгыннан чыгу, каршы як полосада хәрәкәт итү, куркынычсызлык каешын эләктермәү, хәрәкәт вакытында телефоннан сөйләшү һәм башкалар бар. 

Юл хәрәкәте кагыйдәләрен төгәл үтәгез! Юлдагы куркынычсызлыкның безнең һәрберебезгә бәйле икәнлеген истән чыгармагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев