Кайбыч районында түбәләрне кардан чистарту дәвам итә
Үткән атнаның шимбәсендә ТР Министрлар Кабинетында узган видеоконференциядә Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов биналар түбәсендәге карның, боз сөңгеләренең кешеләр өчен куркыныч тудыруына басым ясады.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да республика Рәисенең әлеге сүзләрен хуплады.
— Быел кар башка елларга караганда да күбрәк яуды. Шуңа да өйләр, оешмалар түбәсендәге кар катламы зур куркыныч тудыра. Кар, бина түбәсен басып, җимереп тә төшерергә мөмкин. Татарстанның кайбер шәһәр-районнарында мондый күңелсез хәлләр күзәтелде инде. Моңа юл куймас өчен, йортлар, социаль биналар, гаражлар, складлар түбәсендәге карны төшерүне оештыру мөһим. Узган елларда да кайбер шәһәрләрдә бина яныннан үтеп баручылар өстенә боз сөңгеләре, кар катламы ишелеп төшеп, төрле дәрәҗәдәге тән җәрәхәтләре алучылар булды. Безгә һәр кешенең сәламәтлеге кадерле. Бина түбәләре җимерелү зур күләмдәге финанс чыгымнарга да китерәчәк. Шуңа да кардан вакытында чистартырга кирәк, — диде Альберт Рәхмәтуллин.
Видеоконференциядә катнашкан район үзәк больницасының баш врачы Гөлнара Сафиуллина сәламәтлек саклау учреждениеләре түбәләрен оешкан төстә кардан чистартуны оештыруларын әйтте. Олы Кайбычтагы «Миләшкәй» балалар бакчасында да түбәдән кар төшерүне оештырдылар. Бу эштә балалары әлеге бакчага йөрүче сабыйларның әтиләре катнашты. Балалар сәнгать мәктәбендә, Картлар һәм инвалидлар интернат-йортында да түбәне калын кар катламыннан чистарттылар. Мәгариф учреждениеләре җитәкчеләренә дә шушы таләп куелды.
Түбәләрдәге кар ишелеп төшеп тә җәяүлеләргә куркыныч тудырырыга мөмкин. Боз сөңгеләре дә куркыныч. Кыш язга авышкан бу көннәрдә барыбыздан да уяулык сорала. Төрле бәла-казаларга, фаҗигаларга юл куелмасын иде.
Түбәләрдәге карны чистартканда саклык чаралары да күрергә кирәк, чөнки егылып төшү ихтималы зур.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев