Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч Сабан туенда ат чабышында җиңүчене — автомобиль, көрәш батырын мини-трактор көтә!

Халкыбызның иң күркәм, иң көтелгән милли бәйрәме — Сабан туе җитте!

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин бәйрәмне югары дәрәҗәдә үткәрү бурычын куйды.

Шимбә көнне, 6 июньдә, Олы Кайбычтагы «Имәнлек» ял паркында район Сабан туе уза. Быел да оештыручылар бәйрәм кунаклары өчен гаять бай һәм эчтәлекле программа әзерләгән. Сабантуйны ачу тантанасы иртәнге сәгать унга билгеләнгән. Ул халкыбызның меңъеллык тарихын, үзенчәлекле гореф-гадәтләрен, төрле милләт һәм конфессия вәкилләренең дуслыгын чагылдыручы театральләштерелгән тамаша белән башланып китәчәк. Шул ук мәйданда җир җылысын тоеп, икмәк үстерүче авыл хуҗалыгы алдынгыларын — кыр батырларын, бюджет хезмәтчәннәрен тантаналы рәвештә хөрмәтләү көтелә. Бу тамашага кадәр, 9.30 сәгатьтә, рәсми кунаклар районда дус һәм тату яшәүче татар, чуваш, рус һәм керәшеннәрнең махсус бизәлгән милли йортларын карап чыгачак.

Сәгать унбердә ат чабышы, мәйданда халык уеннары, милли көрәш, спорт ярышлары башлана. Үзешчән сәнгать коллективлары үзләренең җыр-биюләре белән бәйрәмгә ямь өстәячәк. Быелгы Сабантуй бүләкләренең гаять саллы булуы белән аерылып тора. Ат чабышында беренче килгән уктай җитез ат иясен яңа автомобиль көтә. Милли көрәшнең абсолют батыры исә мәйданнан мини-трактор белән китәчәк. 9.00-16:00га кадәр паркта балалар өчен аттракционнар, уен мәйданчыклары эшләячәк, сәүдә рәтләре гөрли. Көн дәвамында эстрада артистлары Илшат Сафин, Айдар Рәкыйпов, «Зәкәрия» фольклор төркеме һәм танылган журналист Айгөл Хәйруллина тамашачыларга күңелле ял сәгатьләре бүләк итәчәк.

Бәйрәм киче исә бөтенләй икенче сулыш алачак: кичке сәгать тугызда халкыбызның яраткан эстрада йолдызы Рифат Зарипов чыгыш ясаячак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев