Кайбыч Сабан туенда хезмәт алдынгылары бүләкләнде
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм республиканың агросәнәгать комплексын үстерүгә өлеш кертүе өчен «Туган як - агро» җаваплыгы чикләнгән җәмгыяте генераль директоры Альберт Илдус улы Хәялиевка ТР Рәисенең Рәхмәт сүзе белдерелде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм Кайбыч районында җирле үзидарә үсешенә зур өлеш кертүе өчен Олы Кайбыч авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Сәвия Рифат кызы Хәсәнова ТР Дәүләт Советы рәисенең рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Агросәнәгать комплексы системасындагы күпьеллык намуслы хезмәте өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Мәҗит улы Камалетдиновка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт сүзе белдерелде.
Агросәнәгать комплексы системасындагы күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Август-Кайбыч» җәмгыятенең җитештерү участогы начальнигы Фердинанд Фарсый улы Уткинга Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт сүзе белдерелде.
Агросәнәгать комплексы системасындагы күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Август-Кайбыч» җәмгыятенең җитештерү участогы агрономы Рәмис Хәлирахман улы Хәкимовка Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгының Рәхмәт сүзе белдерелде.
Күпьеллык нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасының агросәнәгать комплексын үстерүгә керткән өлеше өчен Бәлидән крестьян (фермер) хуҗалыгы башлыгы Владислав Сергеевич Гурновичка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте белдерелде.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы системасындагы нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен «Август-Кайбыч» җәмгыятенең җиңел автомобиль йөртүчесе Виктор Геннадиевич Сундуровка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте белдерелде.
Татарстан Республикасы агросәнәгать комплексы системасындагы нәтиҗәле һәм намуслы хезмәте өчен «Туган Як-Агро» җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте шоферы Михаил Юрьевич Шебаловка ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәте белдерелде.
Партиянең Татарстан төбәк бүлегендә күпьеллык намуслы хезмәте өчен «Бердәм РОССИЯ» партиясенең Кайбыч җирле бүлекчәсе башкарма секретаре Рушания Галимҗан кызы Лотфуллина «Бердәм Россия» Бөтенроссия сәяси партиясенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде.
Күпьеллык намуслы хезмәте һәм мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе өчен Кече Урсак авыл мәдәният йорты мөдире Ильяс Әкрам улы Гәрәев ТР Мәдәният министрлыгың «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән бүләкләнде.
Мәдәният үсешенә зур өлеш кертүе өчен Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Галимулла кызы Камалиевага ТР Мәдәният министрлыгының Рәхмәт сүзе белдерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев