Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч Сабантуенда җитез атлар чапты

Милли бәйрәмнең иң мавыктыргач мизгелләре – атлар чабышы булды. Ипподром тирәсенә халык бик күп җыелган иде.

Һәр елдагыча нәселле атлар белән җирле атларны аерым чаптырдылар. Быел чиста токымлы — 4, җирле 5 ат чапты.

Беренче заездда Кайбычтан шәхси эшмәкәр Рөстәм Хикмәтуллинның «Сенсор» кушаматлы аты белән Ильмир Калмыков йөгерде. Апастан Рамил Хәбибуллинның «Барс» кушаматлы атында Рамил Мөхәммәтҗанов узышты. Танай авылыннан шәхси эшмәкәр Саттаровның «Ак Идел» кушаматлы атында Динар Габсаттаров чапты. Кошманнан үзмәшгуль Динар Хәмидуллин «Молния» кушаматлы атында үзе чапты.

Старт бирелүгә, атлар алга ыргылды. Рамил Мөхәммәтҗанов, ярыш башлануга инициативаны үз кулына алып, алга омтылды һәм финишка беренче булып килде.

Динар Габсаттаров — икенче, Ильмир Калмыков — өченче урынны яулады.

Җирле атлар арасында Олы Урсактан Илһам Кәримовның «Лаура» кушаматлы атында чапкан туганы Илдар Кәримов беренче урынны алды. «Август-Кайбыч» җәмгыятеннән «Ханна» кушаматлы атта Николай Лебедев икенче урынга чыкты. Шул ук җәмгыятьтән Максим Кузнецов «Малышка» кушаматлы атта өченче килде.

Ярышта катнашучыларның барысына да акчалата бүләкләр тапшырдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев