Кайбыч талантлары «Йолдызлык» фестиваленең Апаста узган зона этабында катнашты
Апас мәдәният йортында «Созвездие-Йолдызлык — 2025» фестиваленең зона этабы гала-концерты узды.
Анда республиканың Иделаръягы зонасындагы Буа, Чүпрәле, Кайбыч, Апас, Кама Тамагы, Югары Ослан, Тәтеш районнарының талантлы балалары чыгыш ясады.
Зона туры елдагыча Кайбычның «Авыл денс» балалар бию коллективына уңыш китерде. Башкорт халык биюен башкарып, алар беренче урынны яулады һәм конкурсның Казанда узачак алдагы этабында катнашу хокукын алды. Бу коллектив белән мәдәният бүлеге начальнигы, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният бүлеге хезмәткәре Рамилә Әбләзова җитәкчелек итә. Хореографлары — Татарстанның атказанган артисты Алгиз Фәйзуллин.
Федоровское мәктәбенең сәләтле кызы 11 яшьлек Ралина Шәмсиева да матур җырлавы белән сокландырды. Ул да беренче урынга чыкты һәм Казанда чыгыш ясаячак. Аны "Йолдызлык"ка педагог Алсу Шихова әзерләгән.
"Йолдызлык«та Кайбычтан «Конферанс» номинациясендә чыгыш ясаган укучыларны да билгеләп үттеләр. Җиңүгә омтылышлары өчен Иске Чәчкаб мәктәбеннән Илсинә Сафина, Илназ Галиуллин (җитәкчеләре Энҗе Гыйльманова), Олы Кайбыч мәктәбеннән Никита Макаров, Камилә һәм Зәринә Нигъмәтовалар (җитәкчеләре Алсу Хәмидуллина, Гөлчәчәк Шакирова), Федоровское мәктәбеннән Рада Бутрова (җитәкчесе мәдәният бүлеге начальнигы Рамилә Әбләзова) дипломга һәм бүләккә лаек булды.
Җиңүчеләр һәм лауреатларга бүләкләрне Татарстанның һәм Россиянең халык артисты, жюри рәисе Зилә Сөнгатуллина, Апас районы башлыгы Айрат Җиһаншин, ТРның халык артисты, ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең баш балетмейстеры Раилә Гарипова, «Радость моя» телевизион каналының режиссер-куючысы Дмитрий Платонов, Татарстан Республикасының сәнгать эшлеклесе, мәдәнияткә һәм сәнгатькә ярдәм итүче «Сәхнә практикасы үзәге» региональ иҗтимагый оешма президенты Владимир Аносов һәм башкалар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев