Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбыч төбәгендә яшәүче тыл хезмәтчәннәре, сугышы чоры балалары, район халкы!

Хөрмәтле өлкән буын вәкилләре!

Фәнил Баһаветдинов, Татарстан Республикасының VII чакырылыш Дәүләт Советы депутаты, «Цеолиты Поволжья» Сәүдә йорты" җәмгыятенең генераль директоры:

— Кайбыч төбәгендә яшәүче тыл хезмәтчәннәре, сугышы чоры балалары, район халкы! Җиңү өчен гомерләрен биргән, яу кырында кан түккән, тылда хезмәт иткән һәркемне аерым рәхмәт хисләре белән искә алабыз. Бөек Җиңүнең даны еллар узу белән яктырак балкый. Сугыштан соңгы буын вәкилләре өчен ул тиңдәшсез батырлык, фидакарьлек һәм Ватанга тирән мәхәббәт чагылышы булып тора. Шул гаять кырыс сугыш елларында сез күрсәткән каһарманлык безнең өчен әле күп еллар дәвамында әхлакый юнәлеш булып торачак. Бөек Җиңүнең варислары булу — югары дәрәҗә. Күп хәсрәтләр кичкән җиребезгә тынычлык һәм азатлык китерүчеләрнең һәрберсенә мәңгелек дан! Барыгызга да чын күңелдән сәламәтлек, иминлек, тыныч, матур тормыш телим.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев