Кайбыч турында да яратып иҗат итте
Журналист, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре, халыкны мәгълүматлы итү өчен армый-талмый хезмәт иткән, тарихи мәгълүматлар барлауга зур көч куйган каләм остасы Азат Сункишев 80 яшендә арабыздан китте.
«Әлки районы Иске Салман авылында туып-үскән Азат Сункишев Казан дәүләт университетында югары белем ала. 1968 елда Апас районы „Йолдыз“ газетасы редакциясендә эшли башлый. Тәрҗемәче, хәбәрче була. Төрле тематик полосалар әзерләү һәм чыгару, төбәкнең тарихын өйрәнү, экологик очерклар циклын булдыру иҗади эшчәнлегенең төп юнәлешләре булып тора. „Йолдызчык“, „Дуслык-татулыкка ни җитә?“, „Хәерле көн, Апас!“, „Табигать тормыш күрке“, „Тылсымлы син, тау ягы“, „Патриот“, „Ныклап ал кулыңа, авыл, идарә дилбегәсен“, „Белем чишмәсе“, „Озак яшик!“, „Тамчылар“ һәм башка тематик сәхифәләрне эчтәлекле итеп алып бара.
Азат Сункишев— күпсанлы журналистика бәйгеләрендә катнашучы һәм җиңүче. Ул өч мәртәбә „Бәллүр каләм“ конкурсы премиясе лауреаты булды.
Тынгысызлык, яңалыкны таба, мәгълүматны укучы күңеленә җиткерә белү, өтере-ноктасына кадәр мең кат тикшереп, күңеленә охшашлы булгач кына басмага тапшыру, һәр хәреф өчен яну-көю Азат абыйның канына сеңгән сыйфатлар иде. Беркемне дә кабатламаган иҗат, үзенә генә хас алымнар, төбенә төшеп теманы өйрәнү — аларны да бар кеше дә булдыра алмый.
Район, авыллар, үзәнлекләр, урманнар, тарихи урыннар буйлап җәяүләп атлаган, велосипедында җилдергән чакрымнарның ул үзе дә исәбен белмидер, мөгаен. Ләкин, аның нәтиҗәсе булып, укучы күңеленә барып җитәрлек язмалар туган, китаплар басылган, бүген кулдан-кулга йөрүче энциклопедияләр тупланган.
Соңгы елларда Казан шәһәрендә гомер итсә дә, шанлы һәм данлы хезмәт еллары узган Апас, Кайбыч районнары, аларның халкы белән арасын өзмәде. Үзе дә, сагынуын һәм юксынуын яшермичә, гел кайтып йөрде. Соңгы кайтуында да иҗади планнары белән уртаклашты», — диелә Апас районының «Йолдыз» газетасы сайтында.
Азат Сункишев Юдино бистәсе зиратында җирләнде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев