Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч уңганнары Казанга көзге ярминкәгә барды

Узган атнаның шимбәсендә районыбыз уңганнары Казан шәһәренең Ямашев проспектындагы мәйданда ярминкәдә сату иттеләр.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов әйтүенчә, кайбычлылар ярминкәгә зур әзерлек белән барган. Анда Колаңгы, Борындык авыл җирлекләре, «Туган як — Агро» җәмгыяте, «СЛ-молоко», «Агрохимсервис», Мәлки авыл кулланучылар җәмгыятьләре, «Союз-Агро», Кайбыч икмәк пешерү комбинаты үзләре җитештергән продукция белән сәүдә иткән. Кайбычлылар ярминкәгә сөт, ит, ашлык, яшелчә, төрле ярмалар алып барган. Авыл җирлекләре шәхси ярдәмче хуҗалыкларда үстерелгән яшелчәләр белән сату иткән.

— Сәүдә рәтләрен карарга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров килгән иде. Ул кайбычлыларның ярминкәгә югары әзерлек белән килүләрен билгеләп үтте. Бу көнне райондашларыбыз өч миллион сумга якын продукция сатты. Шәһәр халкы безнең сыйфатлы, кибетнекенә караганда арзанрак продукцияне бик теләп сатып алды, — диде Радик Камалетдинов.

Район уңганнары ярминкәгә һәр ике атна саен барачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев