Кайбыч уңганнары узган атнаның шимбәсендә Казанның Яңа Савин районындагы Ямашев проспекты белән Әмирхан урамы кисешкән урындагы мәйданда үткән ярминкәдә катнашты
Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов әйтүенчә, ярминкәдә «Туган як-Агро» җәмгыяте, «СЛ-Молоко», «Йолдыз» кооперативы, Кайбыч икмәк пешерү комбинаты, Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, «Союз-Агро» җәмгыяте, «Щукин» КФХсы, Кошман, Багай авыл җирлекләре хезмәтчәннәре сәүдә иткән.
Алар, 20 машинага төяп, сөт продуктлары, ит, яшелчәләр, ипи-булка изделиеләре, камыр ризыклары, ашлык һәм башка төр товар алып барган. Бу көнне кайбычлылар өч миллион сумлык продукция саткан.
Ярминкәдә катнашкан «Шәһри Казан» газетасы журналисты Дамир Бәдриев Кошман җирлеге башлыгы Лилия Сафина белән әңгәмә дә корган.
— Ярминкәгә алып барачак азык-төлекне төне буе тутырдык, төнге сәгать икедә Казанга кузгалдык. Иртәнге сәгать алтыга бәрәңгене алып та бетерделәр. Безнең җирлеккә Кошман белән Урсак урманчылыгы керә. Кошманда 280 йорт исәпләнә, 713 кеше яши. Мәктәптә 86 бала укый, 50 сабыйга бакча эшли. Халкыбыз хезмәт сөючән. Бу яшелчәләр авыл халкы бакчаларыннан. Казан халкы да уңыштан авыз итсен, — дигән Лилия Сафина.
Татарстан Хөкүмәте карары нигезендәге авыл хуҗалыгы ярминкәләре декабрь ахырына кадәр дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев