Кайбыч ветераннарына Татарстан Рәисенең Җиңү бәйрәме бүләкләре тапшырыла
Җиһанда безгә тынычлык алып килгән яз тантана итә.
Май — илебез азатлыгы өчен яу кырында башларын салган каһарманнарны искә алу, сугыш ветераннары, тыл хезмәтчәннәренә тагын да күбрәк хөрмәт күрсәтү ае.
Бөек Җиңү көне алдыннан ел саен республика ветераннары Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән җибәрелгән бүләкләр һәм котлау открыткалары ала. Матур тартмаларга тутырылган күчтәнәчләр Кайбыч районында яшәүче 32 кешегә — камалышта калган Ленинград шәһәрендә яшәгән Тәскирә Латыйповага һәм тыл хезмәтчәннәренә кайтты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев