Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбыч халкы Җәүдәт Рәшит улы Гаффаров белән хушлашты

Җомга иртәсе кайгылы хәбәр белән башланды.

1998-2012 елларда район башлыгы булып эшләгән Җәүдәт Рәшит улы Гаффаров вафат.
Олы Кайбычта ул яшәгән йорт янында матәм митингы узды. Митингны алып барган район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев чыгыш ясау өчен сүзне район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга бирде. Ул Җәүдәт Гаффаровның районны үстерүгә керткән хезмәтен югары бәяләде, гаиләсенең, туганнарының кайгысын уртаклашты.

Митингта «Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре Советы» Ассоциациясе рәисе Әгъзам Гобәйдуллин, районның беренче башлыгы Азат Хәнифәтуллинда аның эшлекле якларына тукталды. Районның имам-мөхтәсибе Дамир хәзрәт Гыйниятуллин җеназа намазы укыды. Җәүдәт Рәшит улы Гаффаров туган авылы — Апас районының Кызыл Тау авылында җирләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

1

0

1

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев