Кайбычка Россия Федерациясе Герое Рәсим Баксиков килде
Кайбычка эш сәфәре белән Россия Федерациясе Герое, Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры урынбасары Рәсим Баксиков килде.
Бүгенге көн каһарманы Рәсим Баксиков район Советы, башкарма комитет хезмәткәрләре, авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Соңыннан Җиңү паркында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар һәйкәленә кызыл канәферләр салдылар. Район башлыгының элеккеге урынбасары Рәмис Хәялиев парк буйлап экскурсия үткәрде. Рәсим Баксиков Морза Бәрлебашы авылында яшәүче махсус хәрби операция ветераны, «Батырлык» ордены кавалеры Фәиз Гатиятов янында булып, аның хәлләрен сорашты.
Кем соң ул — Рәсим Баксиков? Укучыларыбызны Россия Героеның кыскача тормыш юлы белән таныштырабыз.
Рәсим Рәшит улы Баксиков Татарстанның Алексеевск районы Биләр авылында туып-үсә. Балачактан хәрби вакыйгалар — Чеченяда һәм Әфганстанда барган сугышлар турындагы мәгълүматлар белән кызыксына. Әлеге күзәтүләр нигезендә аның дөньяга билгеле бер карашы барлыкка килә һәм ул хәрби хезмәт юлын сайларга була. 2006 елда ул Казан югары танк команда училищесына укырга керә. Аны уңышлы тәмамлаганнан соң, 2014 елдан 2016 елга кадәр танк гаскәрләренең кече белгечләрен әзерләү үзәгенең укыту взводы командиры вазифасын башкара. Хәрби карьерасыннан соң, Рәсим Баксиков Мәскәүгә китеп, төзелеш компаниясендә инженер булып эшли. Махсус хәрби операция башлануга, Россия Кораллы Көчләре сафларына кайта.
Махсус хәрби операция барышында ул җитәкләгән «Алеша» танкы экипажы Запорожье юнәлешендә каршы якның хәрби көчләре бронетехникасы колоннасын тар-мар итә. 2023 елның 23 августында Россия Президенты Владимир Путин карары белән «Алеша» Т-80 танкы экипажы дәүләт бүләкләренә, Рәсим Баксиков Россия Герое исеменә лаек була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев