Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар ел саен «Музейга экспонат бүләк ит» акциясенә кушыла

Музейга тарихи кыйммәткә ия булган документлар, фоторәсемнәр, кулъязмалар, өйдәге элеккеге әйберләр, чигелгән, тукылган кул эшләнмәләре, атаклы якташларыбызның шәхси әйберләре кабул ителә.

Фронтовикларның батырлыгы турындагы тарихи документлар да кызыксыну уята.

Олы Кайбыч авылында туып үскән якташыбыз — Россия Федераль иминлек хезмәте ветераннары советы әгъзасы, подполковник Рәшит Гыйрфанов Кайбыч ягы музее экспозициясен уникаль документ белән тулыландырды. Ул — Бөек Ватан сугышында катнашкан әтисе Шиһап Гыйрфановка 1945 елда тапшырылган Рәхмәт хаты. Әлеге бүләк солдатның хәрби осталыгы һәм сугышчан батырлыгы турында сөйли. Ул Германия башкаласы Берлин шәһәрен штурмлауда, шулай ук Дрезден шәһәрен азат итүдәге батырлыгы өчен бирелә. Аның Чехословакия башкаласы Прага шәһәрен азат итүгә керткән өлеше дә искә алына. 

Шиһап Гыйрфан улы (14.02.1913-1.07.1999 еллар) Олы Кайбыч авылында туган. Тыныч вакытта элемтәче булып эшләгән. 1942 елның сентябрендә Беренче Украина фронты составында сугышка китә һәм элемтә полкының 138 нче бүлегендә хезмәт итә, элемтә линияле-төзелеш бүлеге сержанты була. Бөек Ватан сугышы елларында төзелгән полк Курск дугасыннан Берлинга кадәр данлыклы сугышчан юл узган. Курку белмәс элемтәчеләр элемтә чыбыкларын, пулялар, бомбалар һәм артиллерия уты астында, дошман өненә кадәр суза. Шиһап Гыйрфанов Ватан алдындагы бурычын зур батырлык белән үти. Ул Украина, Польша, Германия, Чехословакияне азат итүдә катнашкан. Җиңү көнен Прагада каршылаган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев