Кайбыч яңалыклары

"Кайбыч таңнары" газетасы - Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычлылар «Спорт җире» Бөтенроссия марафонына кушылды

«Спорт җире» («Земля спорта») — Россия Федерациясе Авыл хуҗалыгы министрлыгы тарафыннан авыл җирлекләре һәм кече шәһәрләр халкы өчен оештырылучы киңкүләм спорт һәм сәламәт яшәү рәвеше проекты.

Ул «Авыл территорияләрен комплекслы үстерү» дәүләт программасы кысаларында тормышка ашырыла. 

«Спорт җире» проектының максаты — спортны популярлаштыру, авылларда һәм кече шәһәрләрдә яшәүчеләрне сәламәт яшәү рәвешенә тарту. Чара өч этапта үтә: муниципаль, төбәк һәм Бөтенроссия финалы. Төп ярыш төрләре: ГТО нормативларын тапшыру. Көч экстримы. Гаилә эстафеталары. Мини-футбол һәм волейбол турнирлары.

Ярышның муниципаль этаплары гадәттә язын һәм җәй башында уза. Кайбычлылар да «Спорт җире» Бөтенроссия марафонына кушылды.
Район Сабан туенда «Спорт җире» Бөтенроссия марафоны кысаларында волейбол, гер күтәрү, аркан тарту, кул көрәше, балаларның массакүләм йөгерү ярышлары, ГТО нормативлары тапшыру үтте. 

Гер күтәрү ир-егетләр һәм хатын-кызлар арасында барды. Нәтиҗәдә, ир-егетләр арасында Яшел Үзән районының Мамадыш-Әкил авылыннан Илнур Хәялиев җиңүгә иреште. Олы Урсак авылыннан Рушан Зәйнуллин — икенче, Кошманнан Тимур Альбеков — өченче урында. Хатын-кызлар арасында берничә ел инде Борындык авылыннан Илдария Низамиева җиңү яулый. Мәлкидән Аида Горшкова — икенче, Кече Кайбычтан Эльвина Гашыйгуллина — өченче урында. 
Мамадыш-Әкил авылыннан Илнур Хәялиев 24 килограммлы гер күтәрүдә дә җиңү яулады. Иске Тәрбиттән Олег Давыдов — икенче урынны яуласа, Кушкүлдән Кузьма Краснов өченче урынны алды. Хатын- кызлар 16 килограммлы гер күтәрде. Алар арасыннан Олы Кайбыч авылында яшәүче Гөлинә Габдрахманова берничә ел инде беренчелекне бирми. Кошманнан Гөлия Миңнуллина икенче урынны алды. Яшел Үзән районының Панова авылыннан килгән Ралина Вафина — өченче урында. 

Балалар, үсмерләр арасында үткәрелгән кросс ярышында алтмышка якын кеше катнашты. Спортның әлеге төренең төп спонсоры — Яшел Үзән шәһәрендә яшәүче якташыбыз Рәшит Ярхәмов. Егетләрдән Кошманнан Илсаф Саттаров җиңү яулады. 

Кызлар арасында Мәлки авылыннан Лиана Блинова беренче килде. Апас районының Багыш авылыннан Ания Гыйләҗева — икенче урында. Олы Кайбычтан Нәргизә Хәялиева өченче урынны алды. 

Мәйдан уртасында ир-егетләр, хатын-кызлар командалары арасында аркан тартышу ярышы үткәрелде. Аларның икесендә дә Борындык авылы командалары җиңүгә иреште. 

Мәктәп укучылары арасында ГТО нормативлары тапшыру үткәрелде. 

Ир-егетләр арасында волейбол ярышларында авыл җирлекләре командалары ярышында финалга дүрт команда чыккан иде: Мәлки, Иске Тәрбит, Хуҗа Хәсән һәм Олы Кайбыч авыл җирлеге. Нәтиҗәдә, Мәлки авыл җирлеге командасы үзен районның иң көчле командасы итеп танытты. Иске Тәрбит командасы — икенче, Хуҗа Хәсән — өченче, Олы Кайбыч җыелма командасы — дүртенче урында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев