Кайбычлылар сугыш каһарманнарын искә алды
22 июнь — Ватаныбыз тарихындагы иң фаҗигале һәм кайгылы даталарның берсе.
1941 елның бу көнендә илдә Бөек Ватан сугышы башлана. Ул каһәр суккан сугыш 1418 көн һәм төнгә сузыла. Әлеге шомлы дата уңаеннан Кайбычта да Хәтер һәм кайгы көне билгеләп үтелде.
Бу көнне кайбычлылар Бөек Ватан сугышында һәлак булган солдатларны һәм аннан кайткач вафат булган ветераннарны тирән хөрмәт белән искә алды. Оешма-предприятие хезмәткәрләре, авыл халкы, яшь армиячеләр һәм балалар район үзәгендәге мемориаль комплекска җыелды. Биредә сугыш каһарманнарының якты истәлегенә куелган һәйкәлгә веноклар һәм тере чәчәкләр салынды. Сугыш кырларында һәлак булганнарны һәм тыныч вакытта вафат булучыларны бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Митингта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин чыгыш ясады. Ул онытылмас тарихыбызга тукталды.
— 22 июньдә без ел саен бөек илебезнең якты киләчәге өчен гомерләрен биргән батырларны искә алабыз. Бу кара дата турында тарих битләре һәм Ватан данын яклаган бабаларыбызның истәлекләре аша беләбез. Ил азатлыгы өчен фронтка китүчеләрнең күбесе яу кырында мәңгелеккә ятып калган,— диде ул. —Сугыш китергән фаҗигане гади сүзләр белән генә аңлатып бетереп булмый. Бөек Ватан сугышы җиле кагылмаган бер генә гаилә дә, азатлык өчен көрәшүчеләрнең якты истәлеген сакламаган бер генә йорт та юк. Без бабаларыбызның батырлыгын мәңге онытмаска тиеш.
Саннар да аянычлы тарих турында сөйли. Сугыш елларында Кайбыч районыннан фронтка ун меңгә якын якташыбыз китә. Алар яу кырында тиңдәшсез кыюлык һәм ныклык күрсәтә. Ни кызганыч, җиңү яулап кайткан ир-егетләребезнең саны бик аз була: сугышка китүчеләрнең 3379ы гына туган якларына исән-сау әйләнеп кайта.
Район мәдәният йорты хезмәткәрләре Светлана Зиядиева һәм Ләйсән Шамилова сугыштан кайтмаган, һәлак булган каһарманнар турында йөрәкләрне тетрәндерерлек җыр башкарды. Җыр сүзләре бүгенге тыныч күк йөзенең бәясе нинди зур булуын тагын бер кат искә төшерде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев