Кайбычлылар «Татарча диктант» акциясенә кушылды
Быел «Татарча диктант» белем бирү акциясе 8-10 ноябрьдә уза.
Бүген Кайбыч районында да татарча диктант яздылар. Аңа барлык авыл җирлекләрендә дә кушылдылар. Унбиш мәктәп базасында 457 кеше «Татарча диктант» акцияcендә катнашты.
Иҗтимагый үзәкнең актлар залында да белемнәрне тикшерергә була иде. Монда диктантны — Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзекне йөзләп кеше язды. Алар — район үзәгендәге төрле оешмаларда эшләүчеләр. Текстны башкарма комитет тәрҗемәчесе Алинә Батанова укыды.
Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, ел саен үткәрелүче бу акция туган телебезне сакларга өйрәтә, телебезне ни дәрәҗәдә яхшы белүебезне күрсәтә. Ул үзе дә диктант язды. Татар теленнән белемнәрен тикшерүчеләр арасында башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, эшләр белән идарәче Дания Бәдертдинова, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин һәм район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиева да бар иде.
Татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язуны булдыру, татар теле белгечләрен һәм укытучыларын тагын да популярлаштыру максатындагы акция 2016 елдан бирле үткәрелә. Аны «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев