Кайбычлылар «Татарча диктант» акциясенә кушылды
Быел «Татарча диктант» белем бирү акциясе 24-26 апрельдә уза.
Бүген ул Татарстанда үтте. 25 апрельдә — Россия төбәкләрендә, ә 26 апрельдә чит илләрдә яшәүчеләр диктант язачак. Акциядә өч көн рәттән дә катнашырга мөмкин.
«Татарча диктант»ның быелгысы унберенче тапкыр уздырыла. Ул бөек шагыйребез Габдулла Тукайның 140 еллыгына багышлана. Бүген Кайбыч районында да татарча диктант яздылар. Аңа барлык авыл җирлекләрендә дә кушылдылар.
Район үзәгендәге иҗтимагый үзәкнең актлар залында да белемнәрне тикшерергә була иде. Монда диктантны — Габдулла Тукайның «Туган тел» шигырен һәм «Бәхет» хикәясен йөзләп кеше язды. Алар— район үзәгендәге төрле оешмаларда эшләүчеләр. Милли киемнән килүчеләр, башларына түбәтәй-калфак киючеләр дә бар иде. Текстны башкарма комитет тәрҗемәчесе Алинә Батанова укыды.
Бөтендөнья татар конгрессының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Рәмис Хәялиев әйтеп узганча, ел саен үткәрелүче бу акция туган телебезне сакларга өйрәтә, аны ни дәрәҗәдә яхшы белүебезне күрсәтә. Диктант язучылар арасында район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина, район башлыгы ярдәмчесе Алия Биккулова, район Советы аппараты җитәкчесе Рамилә Айзатуллова, район башлыгының ришвәтчелеккә каршы көрәш буенча ярдәмчесе Равия Камалиева, башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова, башкарма комитетның эшләр белән идарәчесе Дания Бәдертдинова, мәгариф, социаль яклау бүлекләре начальниклары Илмас Хәмидуллин һәм Сәвия Тимершина да бар иде.
Татар теленә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталар ясамыйча язуны булдыру, татар теле белгечләрен һәм укытучыларын тагын да популярлаштыру максатындагы акция 2016 елдан бирле үткәрелә. Аны «Бөтендөнья татар конгрессы» Халыкара берлеге башкарма комитеты, Татарстан Республикасы Яшьләр эшләре министрлыгы, Казан (Идел буе) Федераль университеты, Филология һәм халыкара багланышлар институты оештыра.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев