Кайбычның «Авыл денсы» бүген «Йолдызлык»ың Казанда узучы финалында чыгыш ясый
Кайбычның бик күп конкурсларда җиңү яулаган данлыклы «Авыл денс» балалар бию коллективы «Йолдызлык»ның Казанда узган суперфиналында уңышлы чыгыш ясады.
Алар 56 хореографик бию коллективлары арасыннан финалга сайлап алынган 20 коллектив арасына керде һәм финалда чыгыш ясау хокукын алды. Алар «Эшлибез дә биибез» биюен зур осталык белән башкарды. Тамашачылар чыгышларын алкышларга күмде. Фестиваль "Уникс"та узды.
Бүген финал! Кайбычның оста биючеләрен, финалдан да узып, "Пирамида"да да узачак гала-концертка эләгүләрен телибез.
Бу хакта район мәдәният бүлеге начальнигы, әлеге коллективның җитәкчесе Рамилә Әбләзова хәбәр итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев