Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычның балалар сәнгать мәктәбе укучылары һәм укытучылары «Яз җыры» дип исемләнгән концерт куйды

Район мәдәният йортында узган концертның программасы эчтәлекле һәм мавыктыргыч итеп төзелгән иде.

«Пушкин картасы» кысаларында аны карарга районның төрле мәктәпләреннән укучылар килгән иде. 

Сәнгать мәктәбендә төрле юнәлештә белем алучылар үзләрен һәрьяклап сәләтле булуларын күрсәтте — җырладылар да, нәфис сүзгә осталыклары да күренде, ансамбльләр белән дә чыгыш ясадылар, иң матур биюләрен бүләк иттеләр, үзләре генә дә, укытучылары белән бергәләп тә төрле уен коралларында уйнадылар.
Кайбычта игълан ителгән Гаилә һәм гаилә кыйммәтләрен саклау елы уңаеннан, сәнгать мәктәбе «Талантлы гаиләләр» марафонын оештырган. Аның кысаларында, әлеге мәктәптә белем алучылар әти-әниләре белән бергәләп чыгыш ясады. 

Педагоглар үзләре дә «Йөрәгемне балаларга бирәм» дип җырлады. Балаларның талантын ачуда бөтен күңелләрен биреп эшләүләре шушы концертта ачык күренде. Ул көчле алкышлар астында, бер сулышта үтеп китте. 

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яшь талантларыбыз, аларның укытучылары һәм әти-әниләренең чыгышларына соклануын белдерде һәм матур концерт өчен аларга рәхмәт әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев