Кайбычның Борындык авылында «Мәтрүшкә» бәйрәме узды
Бүген Борындык авылының җиләккә, мәтрүшкәгә бай урман аланында «Мәтрүшкә» бәйрәме узды.
Аны Җәмилә Сәгыева җитәкчелегендәге «Ак калфак» татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге менә дүртенче елын шулай зурлап үткәрә. Бәйрәмнең Борындыкта узуы очраклы гына түгел. Урынын белеп барсаң, биредә аны урак белән урып алырдай урыннар күп. «Мәтрүшкә» бәйрәме "Ак калфак«ның Борындык авыл җирлегендәге җитәкчесе Зөлфия Сафиуллина инициативасы белән оештырыла.
-Бу болыннардан әби-бабайлар зәңгәр, сары мәтрүшкә җыйган, җиләк искиткеч күп була. Гореф-гадәтләрне саклыйбыз, без аны киләчәк буыннарга җиткерергә тиешбез. Менә шулай бергә җыелышып урманда йөрүләр безне тагын да берләштерә. Туган ягыбызның матурлыгына, аның табигый байлыкларына сокланып, табигать кочагында ял итеп, еллык энергия алып кайтабыз. Авылыбызда яшәүче үзбәк дусларыбыз корбан итеннән бер казан пылау пешереп бирде, самавырлар кайнап торды, коймаклар да пешереп килдек. Көннәр бик кызу булгач, урманда учак ягарга ярамый бит,- диде тынгы белмәс Зөлфия апа.
«Мәтрүшкәләр, кипкән мәтрүшкәләр, ераклардан әнкәй җибәргән», дип җырлый-җырлый мәтрүшкә җыйдык. Узган атнада Рушания Лотфуллина рәислегендәге район ветераннар советы да авыл җирлекләрендәге ветераннар өчен шундый чара үткәргән иде. Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин мондый чараларны хуплый гына, бу юлы да автобус белән ярдәм итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев