Кайбычта Әфганстандагы сугыш хәрәкәтләрендә катнашкан солдатларны искә алдылар
Әфган сугышы...
Бу коточкыч вакыйгаларга нокта куелган 1989 елның 15 февраль көненнән соң нәкъ 37 ел вакыт узып киткән. 15 февраль — Россиядә хәрби бурычларын илебездән читтә "кайнар нокта«ларда үтәгән сугышчыларны искә алу көне итеп үткәрелә.
Сугыш... Кыска гына сүз булса да, тирән мәгънәгә ия. Сугыш бервакытта да корбаннарсыз гына булмаган. Әфган сугышы да күп югалтулар китергән. Әлеге сугышта якташларыбыз — Олы Тәрбиттән Владимир Драндров, Мәлкидән Валерий Волков, Кошманнан Мансур Миңнуллин, Борындыктан Рамил Мөхәммәтҗанов ил алдында хәрби бурычларын үтәгәндә һәлак булды.
Район үзәгендә әфганчылар истәлегенә салынган һәйкәл янында Олы Кайбыч урта мәктәбенең «Яшь армиячеләр» отряды егетләре иртәдән үк сакта тора иде. Кулларына канәфер чәчәкләре тоткан, шул сугышның барлык авырлыкларын үз җилкәләрендә татыган ир-егетләр дә һәйкәл янына җыелды. Тантаналы митинг Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы гимннары яңгыравы белән башланды. Алып барычылар — мәдәният бүлеге хезмәткәрләре Светлана Зиядиева һәм Ләйсән Шамилева митингта катнашучы җитәкчеләр белән таныштырды.
Әфган сугышы ветераннары район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров, Татарстандагы хәрби хәрәкәтләр ветераннарының координацион советы төбәк иҗтимагый оешмасының Кайбыч районындагы бүлеге рәисе Фәнис Зәйнуллин, оешма, учреждениеләр вәкилләре белән берлектә, һәйкәлгә канәфер чәчәкләре салды.
Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, митингка җыелган әфганчыларны сәламләп, болай диде:
— 15 февраль — Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгару көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге вакыйгага нәкъ 37 ел вакыт үтеп киткән. Кырык елга якын вакыт узса да, ул, төзәлмәслек йөрәк ярасы булып, әлеге сугышка катнашучылар, илебез халкы хәтерендә мәңге сакланачак, — диде Альберт Илгизәрович.
— Бүген иртән республикабыз Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашында видеоконференция үтте. Ул барлык әфганчыларны Совет гаскәрләрен Әфганстан җиреннән чыгару көне белән котлады, ныклы сәламәтлек, иминлек теләде. Ул вакытта кайнар ноктага бармыйм дип әйтүчеләр булмады, Ватан кушуы буенча сез берсүзсез китеп бардыгыз. Барлык район халкы, ата-аналар исеменнән сезнең алда баш иеп, рәхмәт сүзләремне җиткерәм. Әлеге датаны без ел саен билгеләп үтәбез. Вакыт җитәр, без, махсус хәрби операция зонасында Ватан сагында торучылар җиңү яулап кайткач, алар белән дә бергә җыелып, җиңү көнен билгеләр үтәрбез. Әфган сугышында безнең районнан йөздән артык егет катнашкан, шулар арасыннан дүрт героебыз батырларча һәлак булган. Без аларның исемнәрен мәңге онытмабыз. Барыгызны да әлеге дата белән кайнар котлыйм, сәламәтлек, иминлек, баш очында һәрвакыт аяз күк йөзе булуын телим.
Апас һәм Кайбыч районнары хәрби комиссары Наил Җантимеров, әфган сугышы ветераннары Фәнис Зәйнуллин, Хәмит Гыйбадуллин, Фирзун Төхбәтуллин әфганчыларны әлеге истәлекле дата белән котлап, җылы теләкләрен җиткерде, әлеге сугышта һәлак булган, аннан кайткач гомерләре өзелгән ир-егетләрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Әфганчылар берләшмәсенең Кайбычтагы җитәкчесе Фирзун Төхбәтуллин әфган сугышы ветераннары — Кыр Буасыннан Валерий Поляковка, Кече Мәмедән Сергей Охотниковка, Чүтидән Фәргать Козловка РФ Коммунистлар партиясенең ТР Дәүләт Советы Коммунислар партиясе фракциясенең Рәхмәт хатларын тапшырды.
Митинг барышында Илгиз Насыйров патриотик җырлар башкарды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев