Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта Әниләр көне уңаеннан үткәрелгән тантанада бүгенге көн геройларының әниләре һәм тормыш иптәшләре хөрмәтләнде

«Әниемнең җылы кочагы» дип исемләнгән тантанага уллары, тормыш иптәшләре махсус хәрби операциядә илебез азатлыгы өчен көрәштә булган егетләребезнең әниләре, хатыннары, кыска вакытлы ялга кайткан хәрбиләр чакырылган иде.

Мәдәният йортының фойесында истәлеккә фотога төштеләр. Бу чарада район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров катнашты.

Чара «Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче сабыйлар чыгышы белән башланып китте. Татарстанның атказанган артисты Алиса Мамина, Чүти авылы үзешчәне Ринат Исламов, «Унике кыз» бию коллективы тамашачыларга иң матур җырларын, биюен тәкъдим итте.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин залда утыручыларны Әниләр көне белән кайнар котлады. 

— Әниләр көненә багышланган бу чарада махсус хәрби операциядә Ватаныбыз сагында торучы герой егетләребезнең әниләре, тормыш иптәшләре, фронттан кыска вакытлы ялга кайткан батыр якташларыбыз утыра. Илебез тынычлыгы өчен башларын салган каһарманнарның әниләре, хатыннары да безнең арада, — диде Альберт Илгизәрович. — Махсус хәрби операция башланганнан бирле, күркәм традиция буенча, без һәр елны Әниләр көне алдыннан, СВОдагыларның әниләре, тормыш иптәшләре белән очрашып, килеп туган проблемаларны уртага салып сөйләшәбез, аларны хәл итү юлларын бергәләп барлыйбыз. Бүгенге матур чараны, тормыш авырлыкларын беразга онытып, күтәренке күңел белән үткәрик әле. Җир йөзендә әниләрдән дә бөек, изге кеше юктыр. Барыгызны да әлеге күркәм бәйрәм белән котлап, ныклы сәламәтлек, тыныч күк йөзе, мул тормыш телим. Кыю уллар үстергәнегез өчен олы рәхмәт сүзләремне җиткерәм. 

Безнең матур киләчәгебез өчен гомерләрен биргән егетләрнең әниләренә, тормыш иптәшләренә Альберт Рәхмәтуллин Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров дәүләт бүләкләре тапшырды. Борындыктан Лилия Садыйкова «Батырлык» орденын ире Ильяз Хәбибрахман улы, Олы Кайбычтан Алена Дунаева ире Александр Олегович, Хуҗа Хәсәннән Зинаида Гафурова улы Илнар Гафуров, Иске Тәрбиттән Елизавета Тякмякова улы Юрий Петрович, Каргалыдан Надежда Зиновьева улы Николай Анатольевич өчен алды. Кече Мәмедән Мәүлия Туралевага улы Руслан Сергеевич өчен «Батырлык» ордены, «Ватанны сакчысының әнисенә» медале тапшырылды. Мәлкидән Оксана Таракановага ире Артем Юрьевичның каһарманлыгы өчен «Батырлык өчен» медале бирелде. «Ватан сакчысының әнисенә» медале белән Олы Тәрбиттән Светлана Тараканова, Надеждинодан Надежда Ильина, Мортаттан Валентина Шашкина, Мөрәледән Рушания Халитова, Хуҗа Хәсәннән Наталья Герасимова бүләкләнде. Батырларның даны — мәңгелек. 

Альберт Рәхмәтуллин Россия Героеның әнисе — Кече Мәме авылында яшәүче Анна Козинага чәчәк бәйләме бүләк итте. Тантананың барлык чакырылган кунакларына район башлыгы исеменнән бүләкләр һәм букетлар тапшырылды. 

Сәхнәгә махсус хәрби операция зонасыннан кыска вакытлы ялга кайткан батыр якташларыбыз — Ульянководан Евгений Афонин, Александр Ерамасов, Чүтидән Алмаз Юсупов, Ринат Козлов, Хуҗа Хәсәннән Александр Губеев күтәрелде. Альберт Илгизәрович аларга район халкы исеменнән рәхмәт сүзләрен җиткерде, бүләкләрен тапшырды. Укытучы булып эшләгән җиреннән контракт буенча СВОга киткән Александр Губеев барлык әниләрне бәйрәм белән котлады. Александр Ерамасов фронтны кирәк-яраклар белән тәэмин итүләре өчен халкыбызга рәхмәтен белдерде һәм район башлыгы Альберт Рәхмәтуллинга мотоукчылар полкы командиры, майор В. Слабодин кул куйган Рәхмәт хатында мондый юллар бар: «Хөрмәтле Альберт Илгизәрович! Луганск Халык Республикасы территориясендә махсус хәрби операциядә катнашучы хәрби хезмәткәрләргә ярдәм күрсәтүегез өчен сезгә зур рәхмәт белдерәбез. Бу игелекле гамәлегез белән мәрхәмәтлелек, ярдәмчеллек үрнәге, Ватанның чын патриоты булуыгызны күрсәтәсез.

Сезнең гражданлык позициягез, дәүләт эшенә җаваплы каравыгыз хәрбиләргә уңай йогынты ясый. Үзегезгә дә уңыш юлдаш булсын». Олы Подберезьедан Раиса Пыгинага, Багайдан Нина Крайновага да часть командирының Рәхмәт хатлары тапшырылды. Аларның уллары Андрей Пыгин белән Михаил Крайнов СВОда намус белән хезмәт итүләрен дәвам итә. «Улларыгыз махсус хәрби операция зонасында үзләрен уңай яктан күрсәтә, хәрби хезмәткә җаваплы карыйлар.

Алар кебек кыю хәрбиләр булганда, Россия армиясенең җиңүенә ышаныч зур», — дигән юллар бар ул хатларда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев