Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта авыл хуҗалыгы алдынгылары слеты узды

Яңа ел алдыннан мул табыннар артында үткән бу тантана җылы тәбрикләүләргә, бүләкләргә, чәчәк бәйләмнәренә, дәртле җырларга бай булды.

Авыл хуҗалыгы өлкәсендә алны-ялны белмичә тырышып эшләүче игенче- механизаторларга, терлекчеләргә, белгечләргә дан җырладылар.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин илебез табынын баетучыларга яңадан-яңа хезмәт уңышлары, сәламәтлек теләде, югары күрсәткечләргә ирешкән уңганнарга Мактау кәгазьләре, Рәхмәт хатлары, бүләкләрен тапшырды.

Республика, районыбыз табынын баетуга керткән өлешегез өчен барыгызга да тирән рәхмәтемне белдерәм. 2025 елга аяк басарга санаулы гына көннәр калып бара. Авыл кешесе өчен ел әйләнәсе эш бетми ул. Узып баручы 2024 ел барлык өлкәләрдә дә диярлек безнең өчен уңышлы ел булды. Районнар арасындагы рейтинг буенча да без шактый алга киттек, — диде Альберт Рәхмәтуллин. — Быелгы ел безнең өчен үзгәреш елы да булды. «Август-Кайбыч» җәмгыяте терлекчелек комплексында үз эшен башлады. Киләсе елда комплекс тулы көченә эшли башлагач, сөт җитештерүдә дә Кайбыч районы үзен күрсәтәчәгенә ышанам. Шулай ук, «Туган як — Агро» хуҗалыгы да терлекчелек тармагында эш темпларын арттыра бара.

Район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов районның 2024 елда ирешкән казанышларына тукталды, хезмәт алдынгыларына мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырды.

«Татагрохим» җәмгыяте генераль директоры Наил Гобәйдуллин Кайбычка бүләкләр белән шатланып килүен әйтте.

Авыл хуҗалыгы тармагының нинди булуы сезгә бәйле, авыл хезмәтчәннәре! Кайбыч районы киләчәктә дә шулай матур үрләр яуласын. Яңа инвестор килгәч, сездә зур үзгәрешләр сизелә. Авыл хуҗалыгын модернизацияләү һәм башка юнәлешләргә билгеләнгән планнарыгыз тормышка ашсын!- диде ул.

Район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев авыл хезмәтчәннәрен бәйрәм белән котлап, башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров исеменнән мактау кәгазьләре, бүләкләр тапшырды.

«Туган як — Агро» җәмгыяте генераль директоры Альберт Хәялиев та авыл хезмәтчәннәренә җылы теләкләрен җиткерде.
Биредә шулай ук, авыл хуҗалыгы тармагы ветераннары да хөрмәтләнде.

Алдынгылар слеты татар эстрадасының танылган җырчысы Алиса Мамина, мәдәният хезмәткәрләре чыгышы белән үрелеп барды. Тантана азагында йөзгә якын бәйрәм кунагына күчтәнәч тутырган пакетлар да тараттылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев