Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта авыл хуҗалыгы ярминкә гөрләде

Халыкара өлкәннәр ункөнлеге алдыннан ел саен үткәрелүче ярминкәнең быелгысы да бай булды.

Кырларда бөртеклеләрдән мул уңыш җыеп алынды. Шуңа күрә авыл хуҗалыгы уңганнары ярминкәдә бодай, арпа, печән саламны мулдан алып килгән иде. 

Район почта бүлеге каршындагы мәйданда авыл җирлекләренең сәүдә рәтләре тезелеп киткән иде. Анда яшелчәләр, камыр ризыклары, кош-корт ите, консервланган гөмбәләр, салатлар белән сату иттеләр. Мәлки авыл кулланучылар җәмгыяте, Кайбыч икмәк пешерү комбинаты да хезмәткәрләе үзләре алып килгән продукцияне сатты. “СЛ-молоко” җәмгыяте уңганнары бай ассортиментта сөт продуктлары тәкъдим итте. Балык хуҗалыгыннан китерелгән балыкны да бик тиз сатып алдылар. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев