Кайбычта балалар сәнгать мәктәбенең отчет концерты узды
Район мәдәният йортында балалар сәнгать мәктәбенең 2025–2026 уку елы йомгакларына багышланган отчет концерты узды.
«Туган җирем — иҗат чишмәм башы» дигән исем астында үткән чара чын талантлар бәйрәменә әверелде. Анда туган ягыбызга, аның мәдәни мирасына дан җырладылар.
Энҗе Мингалиева җитәкчелегендәге бердәм коллектив — укучылар һәм педагоглар һәр елны тамашачыларга күңелле ял сәгатьләре бүләк итә. Бу юлы да чыгышлары туган җиргә карата аерым җылылык һәм рәхмәт хисләре белән сугарылды. Чөнки быел район өчен юбилей булды — 35 ел! Концерт шулай ук бөек шәхесләр — Габдулла Тукай, Муса Җәлил һәм Галия Кайбицкая истәлегенә багышланды. Сәхнәдән классиклар һәм аларның иҗатын дәвам итүче хәзерге заман композиторларының туган телебезне, традицияләрне данлаучы шигырьләр һәм җырлар яңгырады.
Концертны сәнгать мәктәбе методисты Гүзәл Гыйләҗева һәм курай классында белем алучы Никита Макаров алып барды. Укучылар һәм аларның остазлары фортепианода, курайда, гитарада һәм баянда уйнау осталыкларын күрсәтте. Педагоглар — Энҗе Мингалиева, Розалья Тлепова, Рузилә Садыйкова, Русалина Гыйрфанова, Галина Никонова һәм укучылары — Екатерина Матвеева, Ангелина Осипова, Анастасия Сурнаева катнашындагы «Укытучы — укучы» ансамбльләре чыгыш ясады. Наилә Хәялиева, Вероника Любавина, Анастасия Сурнаева һәм Зәринә Гобәева үзләре генә аерым фортепианода оста итеп уйнады. Республика конкурслары лауреаты Иван Сурнаев баянда "Маленькая кадриль«не башкарды, ә Милана Гәрәева татар телендә шигырьләр сөйләде.
Концерт программасы төрле жанрлар белән баетылган иде: соло һәм хор, дуэтлар, шигырьләрне үз эченә алды. Сәйдә Хәйруллина һәм Наилә Батанова дуэты, Зифа Гыйләҗева, Наилә Хәялиева, Язилә Нәҗметдинова, Милана Гәрәева, Камилә Хикмәтуллина, Екатерина Матвеева, Нәргизә Хәялиева җырлады.
Гөлнара Хәялиева җитәкчелегендәге «Чәчәк» бию коллективы матур биюләре белән сөендерде.
Кечкенә биючеләрнең әниләренең чыгышы — алардан флешмоб барлык тамашачылар өчен чын сюрприз булды.
Педагог Айгөл Солтанова, бөтен күңелен биреп, сәнгатьле итеп Муса Җәлилнең «Бала йокысы» шигырен сөйләде.
Чыгышы күңелләргә үтеп керерлек булды.
Концерт «Язмышым син, Кайбычым» җыры белән төгәлләнде. Аны укучылар һәм укытучылар бергәләп башкарды.
Район башлыгы урынбасары Эльвира Заһидуллина матур концерт куйганнары өчен рәхмәт белдерде.
Аның югары дәрәҗәдә үтүен әйтте. Көндәлек тырыш хезмәтләре һәм эшләренә тугрылыклары өчен педагогларга, ихлас һәм талантлы булганнары өчен балаларга, аларга һәрчак ярдәмгә атлыгып торучы әти-әниләргә рәхмәт әйтте.
— Кадерле балалар һәм укытучылар! Без, тамашачылар, бүген сезгә сокланып, чыгышларыгыз белән хозурланып утырдык. Сәнгать мәктәбенә зур плюс белән бишле билгесе куябыз. Без бүген сәхнәдә матурлыкны, иҗатыгыз сезгә нинди зур ләззәт бирүен күрдек, — диде Эльвира Заһидуллина. — Балалар, сезнең һәрберегез сәләтле, укытучыларыгыз, аны ачып, бүгенге концертта күрсәттегез. Сәнгать мәктәбендә укуыгызны дәвам итеп, осталыгыгызны арттырырсыз һәм аның сезгә тормышта файдасы тияр дип ышанам.
Районыбыз үзенең яшь йолдызлары һәм аларның максатчан остазлары белән хаклы рәвештә горурлана. Чираттагы отчет концерты моны тагын бер тапкыр раслады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев