Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Батырлар комплексы төзү өчен халык ярдәме кирәк

Махсус хәрби операциядә катнашучыларның исемнәрен мәңгеләштерү максатында районда тулы бер комплекс төзү күздә тотыла. Район үзәгендәге Җиңү паркында урын алачак бу комплексны төзүгә әзерлек эшләре башланып китте инде. Комплекс район ярдәме белән төзелә. Халык ярдәменә дә таяналар.­

Әлеге комплекста Россия Федерациясе Герое, Кече Мәме авылы егете Владимир Козинның бюстын­ урнаштыру, махсус хәрби операциядә катнашучылар хөрмәтенә һәйкәл салу, анда катнашучылар һәм батырларча һәлак булган якташларыбызның исемлеге язылган истәлек плитәсе кую күздә тотыла. Район ветераннар советы, “Ак калфак” татар хатын-кызлар оешмасының Кайбычтагы бүлеге, “Хәрби туганлык” оешмасы ветераннары бу эшне күмәк көч белән башкарып чыгарга чакыра. Шул уңайдан оешмалар, хуҗалыклар коллективларына, эшмәкәрләргә, якташларга, авыл халкына финанс яктан ярдәм күрсәтүләрен үтенеп мөрәҗәгать итә. Акчаны “Шәфкатьлелек” фондының исәп-хисап счетына күчерергә, авыл җирлекләрендәге ветераннар советлары рәисләренә дә тапшырырга мөмкин.

– Ир егетләребез Ватаныбызны саклау өчен махсус хәрби операциягә китте. Ә авыллардагы апа-әби, балалар солдатлар өчен җылы оекбашлар, бияләйләр бәйләп, чәкчәк пешереп, токмач кисеп, окоп шәмнәре ясап, үлән чәйләреннән гуманитар йөк җыйды. Генераторлар, бензин пычкылары, машиналар, такта кебек төзелеш материаллары илттеләр, – диде район ветераннар советы рәисе Рушания Лотфуллина.

– Без ышанабыз: күптән көтелгән Җиңү көне киләчәк. Күкрәкләренә орден-медальләр таккан батыр якташларыбызны кочып, безгә тыныч тормыш бүләк иткән өчен аркаларыннан сыйпап сөярбез. Яу кырындагы ватандашларыбызга мең рәхмәтләребезне әйтәбез. Хөрмәтле райондашлар! Батырлар комплексы төзүгә һәркем хәленнән килгәнчә үз өлешен кертер дип ышанабыз. Тамчыдан күл җыела бит. Бу акциядә катнашачак һәркемгә алдан ук чын күңелебездән рәхмәт белдерәбез.

Кайбычлылар махсус операция зонасындагы якташларыбызга әледән-әле ярдәм итеп тора. Булышырга әзер булган көчле кешеләр яши бездә. Авыр чакта без тагын бер кат үзебезнең көчле халык икәнне күрсәтәбез. Азатлык өчен көрәшүчеләр исән-сау булсыннар. Илләр тынычланып китсен. Шунысы бик кирәк. Батырларга хөрмәт йөзеннән һәркемне әлеге игелекле эштә катнашырга чакырабыз. Күрсәткән ярдәмегез үзегезгә меңе белән кире әйләнеп кайтыр.
 

Реквизиты:
ИНН 1621002926 КПП 162101001
Благотворительный фонд «Милосердие»
р/с 40703810501150000002
БИК 049205805
К/с 30101810000000000805
ПАО «АК БАРС» БАНК
г. Казань
ОГРН 1051653034663
422330 РТ, Кайбицкий район
с.Большие Кайбицы
ул. Строителей, 2
В назначении платежа: для строительства комплекса

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев