Кайбычта эчеп руль артына утырган машина йөртүчесе правасыннан колак какты
Юлга салмыш хәлдә чыгу — үзеңне генә түгел, башкаларны да куркыныч астына кую дигән сүз.
Әлеге хакыйкатьне оныткан Бәли авылы кешесе Евгений Анисимов өчен агымдагы елның 12 маенда узган суд утырышы зур сабак булды. Ул Россия Федерациясе Административ хокук бозулар кодексының 12.26 маддәсенең 1 нче өлеше буенча гаепле дип табылды.
Бу елның 15 мартында 22.48 сәгатьтә ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Илфат Әхмәтов Бәли авылының Красная урамында «ВАЗ −2106» автомобилен туктата. Руль артында утыручы Евгений Анисимовның документларын тикшергәндә, хокук сакчысы аңардан спиртлы эчемлек исе килүен сизеп ала. Инспектор аңа махсус прибор аша тикшерү узарга тәкъдим итә. Йөртүче исә прибордан да, больницага барып медицина тикшерүе үтүдән дә катгый рәвештә баш тарта. Закон таләпләрен санга сукмау бер файда да китерми. Инспектор Анисимовка карата беркетмә төзи һәм аны транспорт белән идарә итүдән читләштерә. Бу вакыйга тулысынча видеоязмага теркәлә.
Хокук тәртибен бозучы үзенең гаебен аңлапмы, әллә җаваплылыктан качарга теләпме, 12 майдагы суд утырышына килми. Югыйсә, аңа суд турында алдан хәбәр ителгән була. Административ эш аннан башка гына карала. Суд карары нигезендә Анисимовка 45 мең сум күләмендә штраф салына һәм ул 1,5 елга транспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителә.
Руль артына утырыр алдыннан уйланыгыз: бер рюмка спиртлы эчемлек сезнең хокукларыгызны да, гомерегезне дә сызып ташларга мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев