Кайбычта эчкән килеш машина белән идарә итүгә бәйле эш каралды
Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утыручыларга карата закон таләпләренең катгый булуына карамастан, андыйлар очрап тора.
Бүген җәмәгать судында шуңа бәйле эш каралды. Суд каршысына Федоровское авылындагы Картлар һәм инвалидлар интернат-йортының машина йөртүчесе И. Шәмсиев басты.
Җәмәгать судьясы Гөлчәчәк Шәвәлиева аңа суд барышы тәртибен, хокукларын аңлатты.
И. Шәмсиевның автомобилен агымдагы елның 25 маенда Кайбыч полиция бүлегенең дәүләт автоинсекциясе инспекторы Ильфир Юсупов Кайбыч — Колаңгы юлында туктаткан. Ләкин руль артында автомобиль хуҗасы түгел, ә салмыш хәлдәге авылдашы А. Мәҗитов булып чыга. Үзе дә спиртлы эчемлек кулланган Шәмсиев аның янында утырган.
Шәмсиевка карата административ беркетмә автомобиль рулен исерек хәлдәге башка кешегә биргән өчен теркәлгән.
Суд барышында И. Шәмсиев гаебен таныды. Әмма ул, А.Мәҗитовның спиртлы эчемлек кулланган булуын, автотранспорт белән идарә итү таныклыгы юклыгын белмәдем, ди. Ләкин бу И. Шәмсиевтан җаваплылыкны төшермәде. Суд карары нигезендә ул 1,5 елга автотранспорт белән идарә итү хокукыннан мәхрүм ителде, 30 мең сум күләмендә штрафка тартылды.
Суд карары әлегә үз көченә кермәгән.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев