Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды

Бүген — бөек шагыйребез Габдулла Тукайның тууына 138 ел. Шул уңайдан Галия Кайбицкая музее каршында Туган тел һәм шигърият бәйрәме узды.

Әлеге музей хезмәткәрләре оештырган тантанага олысы, кечесе — күңелендә шигырь уты йөрткән һәркем килгән иде. Аларны башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова сәламләде. 26 апрель — татар дөньясы өчен истәлекле дата булуын, татарлар яшәгән һәр төбәктә бүген Габдулла Тукайга багышланган чаралар үтүен әйтте.

«Миләшкәй» балалар бакчасына йөрүче нәниләр, районның төрле мәктәпләреннән килгән укучылар, сәнгать мәктәбендә белем алучылар татар һәм рус телләрендә бөек шагыйрьнең шигырьләрен сөйләде, әкиятләрен сәхнәләштерде. Сәнгатькә гашыйк якташларыбыз — «Кайбыч кызлары» ансамбле, район мәдәният йорты, үзәк китапханә хезмәткәрләре чыгышлары да бәйрәмгә ямь өстәде. Ирекле микрофон да эшләде — үзешчән шагыйрә Гөлназ Сөнгатуллина үзе иҗат иткән шигырен һәм «Ак калфак» оешмасының Кайбычтагы бүлеге җитәкчесе Җәмилә Сәгыева Тукайның "Пар ат«ын сөйләде. Соңыннан, барыбыз да бергәләп, татар халкының гимнына әверелгән «Туган тел» җырын башкардык. Бәйрәмне алып баручы — Галия Кайбицкая музее директоры Чулпан Камалиева бу елның әлеге шигырь өчен юбилей елы булуын, аның иҗат ителүенә 115 ел тулуын әйтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев