Кайбычта гади суднолар модельләре ясау һәм йөздерү буенча ярыш узды
«Салават күпере» спорт комплексында физик мөмкинлекләре чикле укучылар командалары арасында Кайбыч, Саба, Яшел Үзән районнарының, Казан шәһәренең Авиатөзелеш районында мәктәптән тыш эшләр үзәкләрендә шөгыльләнүче, барлыгы ун укучы катнашында гади суднолар модельләре ясау буенча шәхси һәм команда беренчелегенә зона ярышы үтте.
Район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров командаларны сәламләү чыгышында һәр командага да уңышлар теләде.
Командаларны сәламләп, «Миләшкәй» балалар бакчасының нәни артистлары чыгыш ясады.
Россия Федерациясе, Татарстан Республикасы гимннары яңгыраганнан соң, ярышларга старт бирелде.
Бу ярышта район данын яклап «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәгендә шөгыльләнүче Ульянково, Федоровское, Олы Кайбыч, Иске Чәчкаб мәктәпләре укучылары чыгыш ясады. Алар үзләре ясаган гади судноларны тизлеккә, төгәллеккә сынарга тиеш иде.
Укучылар 8-15 яшь категориясендә чыгыш ясады. Федоровское урта мәктәбенең технология укытучысы Николай Волков җитәкчелегендәге хөкемдарлар гадел бәя биреп барды.
Судно моделен төгәллеккә җибәрүдә шәхси беренчелектә Сабадан Зиннур Тимергалиев җиңү яулады. Казан шәһәреннән Артур Слукинов, Сабадан Марсель Галиев — икенче урынны яуладылар. Кайбычтан Ислам Сабитов, Булат Хәйбуллин, Яшел Үзәннән Александр Гусев, Александр Шмелев, Казаннан Илсаф Мөхәммәтшин — өченче урында.
Модельләрне ераклыкка җибәрүдә Илсаф Мөхәммәтшин (Казан) — беренче, Артур Слукинов (Казан), Булат Хәйбуллин (Кайбыч) — икенче урында. Ислам Сабитовка (Кайбыч), Морат Гайсинга (Яшел Үзән), Марсель Галиевка, Илнур Тимергалиевка (Саба), Мөхәммәт Сабитовка (Кайбыч) — өченче урын бирелде.
Командалар арасында гомуми нәтиҗәләр буенча Казан шәһәренең Авиатөзелеш районының мәктәптән тыш эшләр үзәге командасы — беренче, Саба районы — икенче, Кайбыч командасы — өченче, Яшел Үзән шәһәре командасы — дүртенче урында.
Шәхси һәм команда беренчелегендә чыгыш ясаучыларга кубоклар, дипломнар һәм медальләрне Кайбыч районының мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Рөстәм Баһавиев тапшырды. Ул шулай ук, укучыларны ярышка әзерләгән тренерлар Николай Волковка (Кайбыч), Валерий Лаврентьев, Фәнис Ваккасов (Казан), Фәнзир Мөхетдинов, Илмир Имамиевларга (Саба) грамоталар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев