Кайбычта Германиядә совет гаскәрләре төркеме оешуга 79 ел тулуны билгеләп үттеләр
Германиядә Совет гаскәрләре төркеме — ГСВГ оешуга −78, әлеге гаскәрләрнең аннан чыгарылуына 30 ел тулды.
1994 елда ГСВГ таркатыла. Анда хезмәт итеп кайтучылар әле дә Германиядә хезмәт иткән елларын яхшы хәтерли һәм бу көнне ел саен искә алалар.
Әлеге уңайдан Олы Кайбычтагы Җиңү паркындагы Хәтер аллеясында Германиядә хәрби бурычын үтәгән якташлар истәлегенә куелган һәйкәл янында тантаналы митинг булды.
Ветераннар араларыннан вакытсыз киткәннәрне бер минутлык тынлык белән искә алдылар.
Чарада район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, Кошман һәм Федоровское мәктәпләренең яшь армиячеләре отрядлары катнашты. Рәмис Рафисович Германиядә хезмәт итүчеләр — Олы Подберезьедан Станислав Кирилловка, Кече Кайбычтан Марат Зәкиевка, Мөрәледән Илгизәр Шаһимәрдәновка, Олы Кайбычтан Марат Михайловка, Рафил Гыйрфановка «Германиядән Совет гаскәрләрен чыгарылуның 30 еллыгы», Олы Кайбычтан Мансур Җиһаншинга, актив патриотик эшчәнлеге өчен Федоровскоедан Фирдүс Зәйнуллинга «Россия Кораллы Көчләренә 105 ел» медальләрен тапшырды.
Хәрби патриотик чараларны даими рәвештә алып барган өчен мәдәният хезмәткәрдәре Светлана Зиадиева белән Ләйсән Шамилевага Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров исеменнән Мактау кәгазьләре тапшырылды.
Районда ГСВГ ветераннары берләшмәсе җитәкчесе Хәбир Нәбиуллин, Фирдүс Зәйнуллин, хезмәттәшләрен истәлекле дата белән котлап, митингны оештырудагы ярдәме өчен Альберт Рәхмәтуллинга рәхмәтен җиткерде.
Чара Федоровское, Кошман мәктәпләре укучылары, Кече Кайбычтан мәдәният хезмәткәре Рәисә Бикмуллина чыгышы белән үрелеп барды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев