Кайбычта “Яшь армиячеләр” хәрәкәтенең VIII слеты узды
Традицион слетта һәр ел саен “Яшь армиячеләр” хәрәкәте координаторлары, командирлары, яшь хәбәрчеләр һәм санитарлары катнаша.
Быел да ул оешкан төстә үтте. Слет Җиңү паркындагы һәйкәл янындагы мәйданда гомуми җыеннан башланды.
Слетта район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев, мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин, яшь армиячеләр хәрәкәте штабы начальнигы Роза Насыйбуллина, РФ Кораллы Көчләр ветераны Илһам Хөснетдинов, Роза Насыйбуллина, «Алдынгылар» хәрәкәте лидеры Елена Краснова катнашты.
Башта яшь армиячеләр, өч төркемгә бүленеп, янгын сүндерү частенда, яшь хәбәрчеләр -Җиңү паркында, санитарлар район үзәк больницасында экскурсиядә булдылар.
Район Советының актлар залында слетның төп өлеше булды. Анда отрядлар вәкилләре, Роза Насыйбуллина, Рәмис Хәялиев чыгыш ясады. Әтиләре махсус хәрби операциядә катнашкан яшь армиячеләр һәм хәрәкәт активистлары бүләкләнде.
Чара яшь армиячеләр гимнын башкару белән тәмамланды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев