Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта яз тәрәзә шакый

Кояш җылы нурларын мул итеп сибә башлау белән, яз әкренләп үз хокукларына кереште.

Синоптиклар март аенда Татарстанда һава температурасы климатик нормадан югарырак булыр дип вәгъдә итә.

«Олы Кайбыч» метеостанциясе начальнигы Рания Садриева хәбәр иткәнчә, 9 мартта Кайбычта 2020 елгы рекорд кабатланган (биш ел элек шул ук көнне 4,9 градус җылы булган): быел һава температурасы +6,6 градуска кадәр җылынган. Бу нормадан дүрт градуска югарырак. Димәк, яз иртә килә һәм ул җылы булачак. Өстәвенә, март аенда туфракта туң нибары 54 сантиметр гына булган (норма — 124 сантиметр). Туфракның аз гына туңуы да хәтта моңарчы күзәтелмәгән җирләрдә дә су басуга китерергә мөмкин, дип кисәтә өлкәннәр. Бездә кар күп булмады. Көзге-кышкы чорда яуган кар озак тормады, җылы температура аркасында берничә тапкыр эреде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев