Кайбычта иң яхшы сыерчык оясы ясаучыны ачыкладылар
«Стандарт буенча ясалган сыерчык оясы» конкурсына йомгак ясалды. Әлеге мөһим экологик чара мәктәп укучыларын, укытучыларны һәм ата-аналарны тагын да берләштерде.
Бәйге балаларда табигатькә сакчыл караш тәрбияләүгә, гамәли күнекмәләр һәм иҗади фикерләүне үстерүгә юнәлтелгән.
Жюри барлыгы 21 оя кабул иткән. Катнашучылар биремне зур җаваплылык белән башкарган: сыерчык оялары билгеләнгән стандартларны саклап, үлчәмнәргә, материалларга һәм кошлар өчен уңайлылык таләпләренә туры китереп ясалган. Шул ук вакытта күп кенә эшләр үзенчәлекле булуы, пөхтәлеге һәм югары осталык дәрәҗәсе белән аерылып торды.
Нәтиҗәдә, Олы Кайбычтан Азат Хәйретдинов ясаган сыерчык оясы иң яхшысы дип табылды. Икенче урын Мәлки мәктәбе укучысы Ульяна Шпаковага бирелде. Өченче урынга Кошман мәктәбеннән Әмир Шәфиев, шулай ук Кече Мәме мәктәбе укучылары Ильмир Галимов һәм Ильвина Галимова лаек булды.
Жюри карары белән «Иң яшь катнашучы» номинациясендә махсус бүләк булдырылды. Ул Бәрлебашы мәктәбеннән Гөлфинә Өметбаевага тапшырылды.
Мондый чаралар укучыларның техник күнекмәләрен үстерүгә генә түгел, ә экологик культура, әйләнә-тирә дөнья өчен җаваплылык хисе формалаштыруга да ярдәм итә. Оештыручылар конкурста катнашучыларга, шулай ук укытучыларга һәм ата-аналарга рәхмәт белдерә. Алар балаларда табигатькә мәхәббәт һәм иҗади хезмәткә омтылыш тәрбияләүгә зур өлеш кертә.
Алия Мотыйгуллина, «ЭКО» мәктәптән тыш эшләр үзәге методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев