Кайбычта юл хәрәкәте иминлеге буенча район комиссиясенең киңәйтелгән утырышы булды
Утырышта район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин, комиссия әгъзалары, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятиеләр җитәкчеләре катнашты.
Көн тәртибенә дүрт мәсьәлә кертелгән иде.
Район башкарма комитеты җитәкчесе, комиссия рәисе Алексей Макаров узган елдагы эшчәнлеккә йомгак ясады.
Былтыр комиссиянең тугыз утырышы уздырылган, шул исәптән, дүртесе киңәйтелгән утырыш. Комиссия рәисе агымдагы елга билгеләнгән эш планы белән дә таныштырды. Быел 19 мәсьәлә каралачак, шулай ук өстәмә сораулар барлыкка килергә һәм комиссиянең чираттан тыш утырышлары үткәрелергә мөмкин.
ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Әхмәтов узган ел юлларда күзәтелгән һәлакәтләр турында сөйләде. Чыгыш ясаучы сүзләренчә, узган елның 12 аенда 11 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда дүрт кеше һәлак булган, 15 кеше зыян күргән. Балигъ булмаган балалар катнашындагы бер юл-транспорт һәлакәтендә ике бала тән җәрәхәтләре алган. М-12 юлында җиде авария булган, аларда өч кешенең гомере өзелгән, ун кеше зыян күргән. М-12 тизйөрешле автомобиль юлында үлемгә китергән аварияләрнең сәбәпләре — тизлек режимын арттыру һәм машина йөртүченең игътибарсызлыгы. Машиналарның бәрелешүе, җәяүлене, туктап торган транспортны бәрдерү очраклары булган. ЮХИДИ начальнигы юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау буенча башкарылган профилактик эшләргә тукталды. Транспорт белән исерек хәлдә идарә итү фактлары һәм техника йөртүчеләргә карата күрелгән чаралар турында сөйләде. Илфат Әхмәтов билгеләп үткәнчә, балалар катнашындагы аварияләр борчу тудыра. Узган елның җәендә «Олы Кайбыч — Камыллы» автомобиль юлының 11 чакырымында мәктәп укучылары катнашында юл-транспорт һәлакәте барыбызны да борчуга салган иде. Мопедка утырга үсмерләр авыр тән җәрәхәтләре алды.
Башкарма комитет җитәкчесенең төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык мәсьәләләре буенча урынбасары Елена Давыдова автомобиль юлларын һәм юл-урам челтәрен кардан чистарту турында сөйләде.
— 2025 елның декабрендә, автомобиль транспортында аварияләрне һәм юл-транспорт һәлакәтләрен киметү максатында, Олы Кайбыч җирлегендә җирле әһәмияттәге юлларны кышын чистартып тору буенча муниципаль контракт төзелде. Башка авыл җирлекләрендә бер елга кар чистарту буенча килешүләргә кул куелды. Юл хәрәкәте иминлеге буенча республика комиссиясенең агымдагы елның гыйнварында узган утырышында барлык муниципаль районнарга юлларны кышын карап торуга өч елга муниципаль контрактлар төзергә тәкъдим ителде, — дип билгеләп үтте чыгыш ясаучы.
«Кайбыч таңнары» газетасының баш редакторының дубляж буенча урынбасары Фирәдә Батталова газета битләрендә, аның сайтында һәм социаль челтәрләрдә юл хәрәкәте иминлеге турында мәгълүмат җиткерү турында сөйләде. Узган ел район газетасында юл хәрәкәтен профилактикалауга багышланган 104 мәкалә басылып чыкты, газета сайтында 578 яңалык урнаштырылды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев