Кайбычта кабат янгын: ут кызмасын өчен нәрсә белергә кирәк?
Агымдагы елның 30 маенда 03.36 сәгатьтә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының ТР буенча Баш идарәсенең 115 нче Кайбыч янгын сүндерү частенең элемтә пунктына Глонасс 112 системасы буенча Олы Кайбыч авылының Качкалак урамында йорт януы турында хәбәр килде.
Янгын сүндерүчеләр килеп җиткәндә, йортның арткы ягын һәм мунчаны ялкын чолгап алган була. Бөтен җирне куе төтен каплаган. Янгынның гомуми мәйданы 130 квадрат метрга җитә. Янгын нәтиҗәсендә йортның хуҗасы — 59 яшьлек ир-ат һәм аның 18 яшьлек кызының сәламәтлегенә зыян килә.
Кызганычка каршы, өйдә автоном янгын сигнализаторлары урнаштырылмаган була. Югыйсә, ул төтен чыга башлауга ук бик каты тавыш чыгара башлый һәм, шулай итеп, янгын чыгу турында көчле сигнал бирә.
Янгынның башлангыч сәбәбе — мичне урнаштыру һәм эксплуатацияләү кагыйдәләрен бозуда дип фаразлана.
Бу — Олы Кайбыч авылында бер атна эчендә күзәтелгән икенче янгын. Әле 23 майда гына Зеленая урамында сарай янган иде. Янгын тиз сүндерелде, йортка зыян килмәде.
Апас һәм Кайбыч муниципаль районнары буенча районара күзәтчелек эшчәнлеге һәм профилактик эш бүлеге кисәтә:
- Төзек булмаган мичне куллану тыела (ярыклар, дөрес ясалмаган ишекләр);
- Мичне яндырып җибәрү өчен тиз янып китә торган сыеклыклар кулланмагыз (бензин, керосин);
- Янып торган мичне караучысыз калдырмагыз;
- Электр чыбыкларын тикшерегез — кыска ялганудан саклану өчен иске чыбыкларны яңарту яхшырак;
- Электр приборларын караучысыз калдырмагыз — үтүк, җылыткычлар, плитә һәм башка электр приборлары янгын чыгарырга мөмкин;
- Йортка янгын сигнализаторларын куегыз — алар куркыныч турында вакытында кисәтәчәк!
- Янгын чыгуын күрсәгез, тиз арада 101 яки 112 номерларына шалтыратыгыз!
Резедә Ибраһимова,
янгын күзәтчелеге бүлеге инспекторы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев