Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта коррупциягә каршы көрәш буенча утырышлар әледән-әле үткәрелеп тора

Әле шушы көннәрдә генә аның чираттагасы узды.

Район башлыгы, комиссия рәисе Альберт Рәхмәтуллин рәислегендә узган бу утырыш район прокуроры Игорь Осипов, полиция бүлеге начальнигы урынбасары Илфат Шакиров, авыл җирлекләре башлыклары, оешма-предприятиеләр хезмәткәрләре катнашында үтте. Илфат Шакиров хокук саклау органнарының агымдагы елның унбер аенда коррупциягә каршы көрәш буенча эш йомгаклары белән таныштырды. Финанс-бюджет палатасы рәисе Ландыш Михайлова 2025 елның тугыз аенда җирле үзидарә органнары һәм муниципаль учреждениеләр тарафыннан бюджет акчаларын максатчан файдалану һәм рациональ тотуга үткәрелгән эчке финанс контроле йомгаклары турында сөйләде. Контроль-хисап палатасы рәисе Илфар Баһавиев районда бюджет акчаларыннан максатчан файдалану, аларны рациональ тотуны тикшерү турында мәгълүмат бирде.

Комиссия рәисе Альберт Рәхмәтуллин бюджет акчасыннан сак файдалану, һәр тиеннең исәптә булырга тиешлегенә басым ясады.

Бу утырышта җирле үзидарә органнарының вазыйфаи затларына, авыл җирлекләре башлыкларына, муниципаль хезмәткәрләргә һәм муниципаль учреждениеләр җитәкчеләренә коррупцион хокук бозуларга, җинаятьләргә юл куймау бурычы йөкләнде. Финанс-бюджет палатасы, мәгариф, мәдәният бүлекләре җитәкчеләренә, авыл җирлекләре башлыкларына 2026 елда муниципаль учреждениеләр тарафыннан бюджет акчаларын максатчан файдалану һәм рациональ тоту, шул исәптән, муниципаль контрактларны үтәү срокларының үтәлешенә финанс контролен көчәйтү бурычы куелды.

Контроль-хисап палатасы бюджет акчаларын тотканда һәм муниципаль мөлкәттән файдаланганда хокук бозуларны ачыклау, фактны ачыклау эшен дәвам итәргә бурычлы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев