Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта көзге чәчү башланды

Хәзерге вакытта районыбыз хуҗалыкларында киеренке хезмәт чоры бара.

Кырларда өлгергән игеннәрне югалтусыз җыеп алу, ашлыкны амбарга кайтарып, киптереп, саклауга кую, орлык хәзерләү, көзге чәчү өчен мәйданнар булдыру, чәчүне иӊ кулай вакытта үткәрү һәм башкалар.

Авыл кешесенең бетмәс-төкәнмәс бурычлары арасында иң мөһиме — көзге чәчү. Ни дисәң дә, көзге культуралар һәр елны үзләренә баглаган өметләрне аклыйлар. Шуны истә тотып, районыбыз игенчеләре көзге культуралар чәчүгә кереште. Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Радик Камалетдинов әйтүенчә, бу көздә район буенча барлыгы 9100 гектарда көзге бодай, 1300 гектар мәйданда арыш чәчү планлаштырылган.

28 августка район буенча барлыгы 793 гектар мәйданда көзге культуралар чәчелгән. Аерым алганда, «Август-Кайбыч» җәмгыяте механизаторлары бүгенге көнгә барлыгы 673 гектар көзге культуралар чәчсә, шуның 555 гектары арыш, 118 гектар мәйданы — көзге бодай. «Туган як-Агро» җәмгыяте игенчеләре 60 гектар мәйданда көзге культуралар чәчергә өлгергән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев