Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе узды

Район мәктәпләрендә юл хәрәкәтенең яшь инспекторлары отрядлары эшли.

Алар арасында һәр елны «Куркынычсыз тәгәрмәч» бәйгесе үткәрелә. Аның төп максаты — балалар катнашында юл-транспорт һәлакәтләрен булдырмау, юл хәрәкәте кагыйдәләрен яхшы белүче буын тәрбияләү, иң көчле командаларны, укучыларны барлау, аларны спортка, сәламәт яшәү рәвешенә тарту.

Кайбычтагы ЮХИДИ бүлеге начальнигы Илфат Әхмәтов, Казан шәһәренең юл хәрәкәте куркынычсызлыгы территориаль профилактика идарәсенең Буа шәһәрендәге бүлеге начальнигы Сиринә Мурзакова, районның «Беренчеләр хәрәкәте лидеры» Елена Краснова командаларны сәламләде, уңышлар теләде.

Командалар юл йөрү кагыйдәләрен белү, каршылыклар аша велосипедта фигуралы йөрү, иҗади бәйгедә, һәлакәт очракларында зыян күрүчегә беренче медицина ярдәме күрсәтүдә осталыкларын күрсәтте.

Берничә сәгатькә сузылган бәйге нәтиҗәсендә Иске Тәрбит мәктәбенең яшь инспекторлары икенче ел рәттән җиңү яулады. Олы Кайбыч һәм Бәрлебашы командалары икенче-өченче урыннарда. Олы Подберезье һәм Хуҗа Хәсән командаларына дүртенче-бишенче урыннар бирелде.

Җиңүчеләргә, призерларга дипломнар, медальләр, истәлекле бүләкләрне район башкарма комитеты җитәкчесе Алексей Макаров һәм Сиринә Мурзакова тапшырды.

Бу хакта тулырак газетаның киләсе санында укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев