Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта күрсәтелгән документаль фильм Казан каймасы төзүчеләренең батырлыгын искә төшерде

Илебездә Бөек Җиңүнең 81 еллыгын каршы алган көннәрдә Олы Кайбыч мәдәният йортында Казан каймасы төзелешенә багышланган «Ров» документаль фильмы күрсәтелде.

Фильм 1941 елның ахырында — 1942 елның башында Бөек Ватан сугышы вакытында Иске Чәчкаб, Ульянково, Надеждино авыллары тирәсендә окоп казучылар турында. Аны карарга районның барлык авылларыннан да делегацияләр, окоп казуда катнашкан ветераннар чакырылды. 

Фильмны карагач, тамашачылар тарихи фильм авторлары — Ульянково авылы җирлегендә төшерү эшләре алып барган «Ров» фильмы режиссеры Ринат Юзаев, сценарий авторы Илзирә Юзаева, фильмда төшүчеләр белән очрашты.

Район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин да тамашачылар арасында иде. Ул фильмны бик тетрәнеп, шул ук вакытта совет халкы, фидакарь якташларыбыз өчен горурланып каравын әйтте. «Ров»ның иҗат төркеменә район халкы исемемнән олы рәхмәт сүзләрен җиткерде.

— Бүген без сугыш елларында Кайбыч җирендә окоп казу күренешен чагылдырган фильм карадык. «Ров» — халык фидакарьлеге турындагы фильм. Ульянково кырында төшерелгән фильм тамашачылар күңеленә үтеп кергәндер дип уйлыйм. Ничек кенә авыр булса да безнең халкыбыз әлеге канкойгыч сугышта җиңү яулаган, — диде Альберт Рәхмәтуллин. — Илебезгә Бөек Җиңү көнен якынайткан тыл хезмәтчәннәренең авыр хезмәте бәяләп бетергесез. Халык батырлыгы экранда чагылды. Сугыш чорында, хәзер СВО шартларында «Барысы да фронт өчен!» дип эшләгән районыбыз халкы белән чиксез горурланам. Салкын окоплар аша Җиңүгә юл ачкан фидакарьләрнең батырлыгы, хәтер булып, мәңге сакланыр.

Район башлыгы, окоп казуда катнашкан, хәзерге вакытта Борындык авылында яшәүче Фәйрүзә Фатыйхованы сәхнәгә чакырып, чәчәк бәйләме тапшырды.

Озак еллар буена мәктәптә укучыларга белем һәм тәрбия биргән ветеран укытучы окоп казучыларның, тирә -юньдәге районнардан, Казаннан җибәрелгән хезмәткәрләр, эшчеләр, интеллигенция вәкилләре, иҗат әһелләре, студентларның коточкыч авыр шартларда эшләве хакында сөйләде.

Үзе дә фильмда төшкән җәмәгать эшлеклесе Рәмис Хәялиев болай диде: 
— Окоплар ил өчен стратегик объект булган. Дошман Мәскәүгә көчле һөҗүм алып баргач, аны алга таба җибәрмәс өчен, окоплар төзелеше турында карар кабул ителә. Салкыннар 40 градуска кадәр җиткән. Быел гыйнварда фильмны төшергәндә минус 10 градус кына булса да, күбесе туңды. Димәк, ул чордагыларга бик кыенга туры килгән. Өстәвенә, ризык та җитәр-җитмәс булган, юньле киемнәре дә юк, — диде Рәмис Хәялиев. —Кайбыч халкы, сугыш вакытында акча җыеп, фронтка «ПЕ-8» самолеты җибәргән. Хәзер СВО барышында да халкыбыз маскировка сеткалары үрә, гуманитар ярдәм җибәрә. 

Әлеге документаль фильм безгә шул еллардагы авыр тормыш турында сөйли.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев