Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Хәбәрләр

Кайбычта район туган көне уңаеннан үткәрелгән волейбол чемпионаты җиңүчесе билгеле булды

Ул районның 33 еллыгына багышлап уздырылды.

«Салават күпере» спорт-сәламәтләндерү комплексында авыл җирлекләре командалары катнашында ир-егетләр арасында волейбол буенча үткәрелгән чемпионатның финал уеннары үтте.

Әлеге уеннарда Олы Кайбыч, Федоровское, Иске Тәрбит, Чүти, Мәлки, Иске Чәчкаб, Хуҗа Хәсән авыллары яшьләре командалары катнашты.

Финалда Мәлки һәм Хуҗа Хәсән командалары арасында район чемпионы исеменә көрәш барды.

Нәтиҗәдә, Мәлки командасы җиңүгә иреште. Хуҗа Хәсән егетләре икенче урынны яулады. Олы Кайбыч уенчылары өченче урында.

Җиңүчеләрне котлап, кубок, дипломнар һәм акчалата бүләкләрне район башлыгы урынбасары Рәмис Хәялиев тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев