Кайбычта шәҗәрәләр фестивальенең муниципаль этабы узды
ТР Дәүләт архив эше комитеты биш ел элек республикабыз гаиләләре арасында “Без тарихта эзлебез” дип исемләнгән шәҗәрәләр фестивале үткәрә башлады. Аның быелгысы ТРда Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елына багышланды.
Район мәдәният йортында узган бәйгедә Олы Кайбыч авылыннан Гарәфетдиновлар, Ульянководан Мышевлар, Хуҗа Хәсәннән Муллиннар гаиләләре катнашты. Алар иң элек милли ризыклар күргәзмәсен тәкъдим итте. Гаиләләр сәнгатькә осталыкларын күрсәтте. Шәҗәрә презентациясен тәкъдим итте.
Фестивальдә катнашучыларның чыгышын Казан дәүләт мәдәният институтының театр, кино һәм телевидение факультетының театр сәнгате кафедрасы профессоры, социологик фәннәр докторы Дилә Дәүләтшина, студентлар, ТР дүләт архивы директоры урынбасары Алмаз Хафизов бәяләде.
Нәтиҗәдә, Гарәфетдиновлар фестивальнең район этабы җиңүчесе булды һәм фестивальнең зона этабында катнашу хокукы алды. Мышевлар – икенче, Муллиннар өченче урына. Аларга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин олы рәхмәтен җиткерде, бүләккә сертификатлар тапшырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев