Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта социаль фонд хезмәткәрләре эшчәнлекләренә йомгак ясады

Халыкны пенсия белән тәэмин итү һәм социаль иминият буенча хезмәтләр күрсәтү юнәлешендә эшләүче коллективның ел йомгакларына багышланган утырышы башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров һәм ТР буенча Социаль фонд идарәсенең һөнәри куркынычларны иминияләштерү идарәсе начальнигы Наталья Тарасова катнашында узды.

Клиент хезмәте җитәкчесе Гөлчәчәк Зиннурова оешманың 2025 елдагы эшчәнлеге белән таныштырды. Чыгыш ясаучы билгеләп үткәнчә, социаль фонд гражданнарны туган көненнән алып пенсия чорына кадәр озата бара. Бу фонд социаль һәм пенсия иминиятенең ышанычлы нигезен булдыра. Клиент хезмәте дүрт меңнән артык пенсионерга, ташламалы категориягә керүче 1603 кешегә, 466 иминиятче, федераль социаль түләүләр алучы 293 кешегә хезмәт күрсәтә. 

Җитәкче Гөлчәчәк Зиннурова билгеләп үткәнчә, хисап елында район халкына бер миллиард 157 миллион сумлык пенсия һәм пособие түләнгән, 82 кешегә пенсия билгеләнгән. 

— Пенсия белән тәэмин итүнең сыйфаты безнең белгечләрнең үз эшләрен җиренә җиткереп башкаруларына бәйле. Алар булачак пенсионерларның документларын, шәхси мәгълүматларын тикшерә, стаж, хезмәт хакы, эшчәнлекнең башка төрләре буенча архивларга мөрәҗәгать итә. Без райондагы иминиятчеләр белән электрон документлар әйләнешен тормышка ашыруны дәвам итәбез. Эш пенсия яшенә кадәр ике ел алдан тәмамланырга тиеш, — диде чыгыш ясаучы.

Гөлчәчәк Зиннурова уңышлы хезмәттәшлекләре өчен районның архив бүлеге җитәкчесе Резедә Гайнетдиновага һәм «Ватанны саклаучылар» фондының социаль координаторы Рузилә Шәрәфиевага рәхмәт белдерде. 

— Клиент хезмәтенең төп бурычларының берсе — махсус хәрби опера­циядә катнашучыларга һәм аларның гаилә әгъзаларына пенсия, социаль тәэмин итү чараларын тулысынча һәм вакытында бирү. Узган елдан башлап, махсус хәрби операциядә катнашып демобилизацияләнүчеләр фонд буйсынуындагы реабилитация үзәкләрендә медицина тернәкләндерүе һәм шифаханә-курорт дәвалануы буенча хезмәтләрдән файдалана ала. Былтыр СВОда катнашкан дүрт хәрби реабилитация үзәкләрендә дәваланды. Татарстандагы Социаль фонд бүлеге дәвалануның бөтен процессы дәвамында махсус хәрби операциядә катнашучыларның һәркайсына тиешле хезмәт күрсәтүне тәэмин итә. Быелдан башлап, СВОда хезмәт итүчеләргә тернәкләндерү үзәкләренә бару өчен юл чыгымнарын түләүгә кагылышлы яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Хәзер тернәкләндерү үзәкләрендә яшәү, туклану һәм юл чыгымнары аларны озата баручыга да Социаль фонд аша түләнә. Демобилизацияләнгән хәрби хезмәткәрләр юл билетларын ала, үз акчаларын сарыф итми һәм алга таба аларны компенсацияләү өчен мөрәҗәгать итми генә алачак. Яңа кагыйдәләр ветеранга медицина күрсәткечләре буенча кирәк булганда яки СВО ветеранының беренче төркем инвалидлыгы булган очракларга кагыла.

Гөлчәчәк Зиннурова әйтеп узганча, район гаиләләренең 80 проценттан артыгы, тулысынча яки өлешчә, Ана капиталыннан файдаланган. Күп очракта акча яшәү шартларын яхшыртуга — торак сатып алуга яки төзүгә тотылган. Агымдагы елның 1 февраленнән беренче балага Ана капиталының күләме 729 мең сум тәшкил итә, икенчесенә — 963 мең сум. Бердәм пособиене, йөклелек этабыннан башлап, балага 17 яшь тулганчыга кадәр алырга мөмкин. 

Гөлчәчәк Зиннурова медицина хезмәткәрләренең аерым категорияләренә махсус социаль түләү турында да сөйләде. Безнең районда ул 140 медицина хезмәткәренә 47 миллион сумнан артыграк күләмдә түләнгән. 

ТР буенча Социаль фонд идарәсе вәкиле Наталья Тарасова нәтиҗәле хезмәтләре өчен Кайбычтагы хезмәттәшләренә тирән рәхмәтен белдерде, киләчәктә дә уңышлар теләде. Ул билгеләп үткәнчә, республика халкына 34 сервис һәм Социаль фондның 43 дәүләт хезмәтенә берләштергән 176 төрле хезмәт күрсәтелә.

Узган ел фонд белгечләре миллионнан артык дәүләт хезмәте күрсәткән. Аларның 93 проценты — электрон форматта. Ел саен фонд тарафыннан пенсия белән тәэмин итү дәрәҗәсен күтәрү буенча чаралар үткәрелә. Узган елда иминият пенсияләре 9,5 процентка, ә 2026 елның 1 гыйнварыннан 7,6 процентка индексацияләнгән. Картлык буенча иминият пенсиясенең уртача күләме 2026 елда 26 552,71 сум тәшкил итә. Социаль пенсия күләме 14,75 процентка индексацияләнгән.

— 2026 елдан Татарстан, электрон сертификат кулланып, инвалид балаларны комплекслы тернәкләндерү буенча пилот проектында катнашучылар арасына керде. Программада катнашучылар — «инвалид бала» категориясе беренче тапкыр билгеләнгән 4 яшьтән 17 яшькә кадәрге балалар. Сертификат акчаларын тернәкләндерү һәм баланың, аны озатып йөрүченең яшәү, туклану чыгымнарын түләүгә юнәлдерергә мөмкин булачак, — диде Наталья Тарасова.

Ул хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаилә әгъзаларына социаль ярдәм чаралары, балалы гаиләләргә ярдәм итү турында сөйләде 
— Быелдан күп балалы аналарны пенсия белән тәэмин итүдә яңалык барлыкка килде. Барлык балаларны тәрбияләү, бишенче, алтынчы һәм аннан соңгы балаларны да кертеп, чикләүләрсез исәпкә алыначак. Әгәр дә әни һәр баланы ел ярымга кадәр тәрбияләсә, стаж гына түгел, пенсия коэффициентлары да исәпләнә. Элек стажга дүрт бала карау гына кертелә иде — бу күп дигәндә алты ел. Яңа кагыйдәләр 2026 елдан пенсиягә чыгучы хатын-кызларга да, аны инде ала башлаучыларга да кагыла. Гаризалар буенча исәп-хисапны узган елның декабрендә ясый башладылар. Моннан тыш, «Герой-ана» исеменә лаек булган аналарга ай саен 76,5 мең сум күләмендә акчалата түләү билгеләнә, — диде Наталья Тарасова.

Башкарма комитет җитәкчесе Алексей Макаров утырышка йомгак ясады. Ул да коллективка рәхмәт белдерде, район халкының клиентлар хезмәте эшчәнлегеннән канәгать булуын әйтте. Бу хезмәт күрсәтүләрнең сыйфатын бәяләүнең республика рейтингында да ачык чагыла. 

Соңыннан хезмәт алдынгыларын бүләкләделәр. Баш белгеч-эксперт Гөлнара Шаһиәхмәтова Россия Федерациясе Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фондының Рәхмәт хатына лаек булды. Машина йөртүче Альберт Ибраһимов Татарстан Республикасы буенча социаль иминиятләштерү фонды бүлегенең Рәхмәт хаты белән бүләкләнде. Баш белгеч-эксперт Динә Шаһиәхмәтовага район башлыгының Мактау кәгазе, баш белгеч-эксперт Зөһрә Сафиевага район башлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев