Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган чираттагы автомобиль йөртүче суд каршына басты

Җәмәгать судында спиртлы эчемлек кулланган килеш руль артына утырган чираттагы автомобиль йөртүчегә бәйле эш каралды.

Ул үз гаебен тулысынча таныды. Суд залында райондашыбызның гаебен раслаучы видеоязма да тәкъдим ителде. 

ЮХИДИ начальнигы, полиция майоры Илфат Әхмәтов агымдагы елның 15 февраль кичендә чираттагы рейдка чыга. Олы Кайбыч — Камыллы автомобиль юлында ул «ВАЗ-2110» автомобилен туктата. Руль артында Колаңгы тимер юл станциясе поселогында урнашкан заводта йөк төяүче булып эшләүче, Олы Подберезье авылҗирлегендә яшәүче кеше булып чыга. 

— Әлеге машина йөртүчене туктаткач, иң элек документларын карадым. Тәрәзә янына якынрак килгәч, салоннан спиртлы эчемлек аңкып торуын сиздем. Махсус прибордан тикшерү үтәргә тәкъдим иттем, ул ризалашты. Прибор аның организмында спиртның нормадан артык булуын күрсәтте, — диде Илфат Әхмәтов. — Закон таләп иткәнчә, аны автомобиль белән идарә итүдән читләштердем һәм беркетмә төзедем. Тикшерү барышын видеоязмага теркәп бардым. Карар кабул итү өчен документлары җәмәгать судына җибәрелде. 

Суд барышында җәмәгать судьясы гаепләнүчегә хокукларын, суд барышы тәртибен аңлатты. Аның 2016 елда транспорт чарасы белән идарә итү хокукы бирүче таныклыгы булмаган килеш руль артына утырганы өчен автоинспекторлар тарафыннан тоткарлануын да исенә төшерде. Ул таныклыгын кабат 2024 елда гына алган. Моңа кадәр административ хокук бозганы булмаган. Бу гамәле өчен үкенүен белдерсә дә, соңлап үкенүдән файда юк. Законга каршы барып булмый. 

— Спиртлы эчемлекләр кулланган килеш руль артына утырырга ярамаганлыгы, моның ни белән тәмамлануы турында газета битләрендә дә еш басылып тора. Шуңа карамастан, андыйлар очрый әле. Эчкече шоферлар аркасында кайвакыт бер гаепсез кешеләрнең гомере өзелә яисә гомерлеккә инвалид булып калалар. Бик күп фаҗигаләрнең сәбәпчесе дә шул исерек шоферлар бит, — диде районның дәүләт автоинспекциясе җитәкчесе Илфат Әхмәтов. 

Гаепләнүче кылган гамәле өчен ихластан үкенсә дә, башкача карар чыгарып булмаслыгы көн кебек ачык иде. 

Җәмәгать суды алдына баскан әлеге граждан административ җинаять кылганы өчен суд карары нигезендә 45 мең сум күләмендә штрафка тартылды. Моннан тыш, 1 ел да 6 айга транспорт чарасы белән идарә итү хокукыннан да мәхрүм ителде. Суд карары белән килешмәсә, гаепләнүче 10 көн эчендә шикаять белдерә ала. Шулай да, ул 30 мартта правасын дәүләт автоинспекциясенә тапшырырга тиеш була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев