Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта «Тату сыйныф серләре» бәйгесенең район туры үтте

«Тату сыйныф серләре» бәйгесе республикада 2017 елдан башлап оештырыла.

Әлеге чара мәктәп коллективлары арасында популярлык ала бара, анда катнашучылар саны да елдан-ел арта. 

Кошман авылы мәдәният йортында ата-аналар комитетлары арасында игълан ителгән «Тату сыйныф серләре» республика бәйгесенең район туры узды.

Мәгариф бүлеге начальнигы Илмас Хәмидуллин әйтеп узганча, бәйге укучыларны тәрбияләүдә белем бирү оешмаларының һәм ата-аналар комитетларының үзара хезмәттәшлегенең иң яхшы тәҗрибәләрен ачыклау һәм популярлаштыру максатында үткәрелә. Конкурс мәгариф оешмасы белән идарә итүдә актив катнашучы ата-аналар комитетларын ачыкларга, укучыларны тәрбияләүдә ата-аналарның инициативаларын кулланырга, уңай тәҗрибәне барларга ярдәм итә. 

Быелгы бәйгедә ундүрт мәктәптән әти-әниләр комитеты әгъзалары катнашты. Алар, балалар һәм укытучылар белән берлектә, «Безнең тату, күңелле сыйныф» дип исемләнгән визит карточкасын тәкъдим итте. Россиядә Халыклар бердәмлеге елы, Бөек Ватан сугышы елларында тыл хезмәтчәннәренең фидакарь хезмәте темаларына проект яклады. Һәр команда иҗади номер тәкъдим итте. Мәктәп һәм класс тормышы турындагы альбомнар, стена газеталары, плакатлар, портфолио да әзерләп килгәннәр. Командалар үзләренең иң тату һәм бердәм сыйныф булуын расларга тиеш иде. Алар, фантазияләрен һәм осталыкларын эшкә җигеп, биремнәрне уңышлы башкарып чыкты. Кыскасы, бергәләшеп тату сыйныфның серен ачарга тырыштылар. Бөек Ватан сугышы һәм безнең заман геройлары турында бай эчтәлекле чыгышлар, сәхнәләштерелгән күренешләр, җырлар, биюләр әзерләгәннәр. Кайбер мәктәп командалары Бөек Ватан сугышы чорында районыбыз территориясендә алып барылган «Казан каймасы» төзелеше күренешен сәхнәләштерсә, икенчеләре махсус хәрби операция темасына тукталган. 

Район башлыгы ярдәмчесе Алия Биккулова бәйгедә катнашучыларга уңышлар теләде. 

— Сез барыгыз да бәйгегә зур әзерлек белән килгәнсез, афәрин! Көн дәвамында нәтиҗәле эш башкардыгыз, чыгышларыгызны матур итеп тамашачыларга җиткерә алдыгыз. Жюри, җиңүчеләрне билгеләгәндә, бик озак киңәште. Чөнки әйткәнемчә, һәр команда бәйгегә зур әзерлек белән килгән,— диде ул. 

Бәйгедә Федоровское мәктә—бенең ата-аналар комитеты гран-при, диплом һәм 10 мең сумлык сертификатка лаек булды. Алар бәйгенең 14 мартта безнең районда узачак зона турында катнаша. Беренче урынны Иске Чәчкаб, Борындык мәктәпләре командалары яулады һәм дипломнар, җидешәр мең сумлык сертификат белән бүләкләнде. Икенче урында — Кече Мәме һәм Чүти мәктәпләре (бишәр мең сум), өченчедә — Колаңгы, Мөрәле һәм Иске Тәрбит мәктәпләренең ата-аналар комитетлары (өчәр мең сум). Кошман мәктәбе командасына җиңүгә омтылышлары өчен диплом, ике мең сумлык сертификат тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев