Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта туу турында таныклык тапшыру тантанасы узды

Тантана район ЗАГС бүлегендә үтте.

Бәби туу шатлыгын уртаклашырга район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин һәм башкарма комитет җитәкчесенең социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Фәния Петухова да килде. 

Бәйрәмнең төп сәбәпчеләре — Рәзил белән Сәминә тәүге документлы булды. Икесе дә гаиләләрендә өченче бала булып дөньяга килгән. Рәзил Бәрлебашында яшәүче Алсу һәм Фәнил Өметбаевлар гаиләсендә 2 гыйнвар көнне туган. Олы апасы Нәргизәгә — өч яшь, икенчесе Әзизәгә бер яшьтә өч ай. Сәминә Кече Кайбычтан Ләйсән һәм Рөстәм Гомәровлар гаиләсендә 19 гыйнвар көнне дөньяга аваз салган. Аның Салават исемле 11 яшьлек абыйсы һәм Сәфинә исемле алты яшьлек апасы бар. 

ЗАГС бүлеге начальнигы Зилә Абдрахманова безнең районда һәрбер яңа туган сабыйның игътибар үзәгендә булуын әйтте, гаиләләргә иминлек теләде. Әти-әниләр тантаналы шартларда актлар язуына кул куйганнан соң, район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин аларга балаларының туу турындагы таныклыгын тапшырды һәм ихлас теләкләрен җиткерде: — Сезне күп балалы гаилә статусы алуыгыз белән сезне ихлас күңелдән тәбрик итәм. АллаһТәгалә сезгә саулык-сәламәтлек бирсен, сабыйларыгыз иманлы, игелекле булып, сезне гел шатландырып үссен. Матур гаилә корып, сезгә оныклар бүләк итсеннәр. Районда өйләнешкән һәр парга, яңа туган сабыйларның һәрберсенә сөенәм. Чөнки балалар — киләчәгебез. Алар булса, барысын да эшләргә мөмкин, — диде Альберт Рәхмәтуллин. 

Әлеге гаиләләр район башлыгы кулыннан бүләк — бәби өчен кирәк-яраклар җыелмасы алды. Әниләргә чәчәк бәйләмнәре бүләк иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев