Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта туып-үсеп, читтә гомер иткән Геройларыбыз

Узган саннарда газетада басылган мәкаләләрдә, Кайбыч җирендә туып-үсеп, туган районда зур уңышка ирешкән Геройлар яктыртылды.

Белгәнебезчә, Кайбыч ягы халкы илебезнең төрле төбәкләренә сибелгән. Алар арасыннан шулай ук Геройлар килеп чыгуы билгеле.

Әбрар Хәмит улы Борһанов Олы Кошманда 1913 елда туган. Әтисе Гражданнар сугышында катнаша һәм югала.

Озакламый әнисе дә вафат була. Дөм ятим өч баланы Свияжскийдагы хезмәт колониясенә илтеп тапшыралар. Эшче белгечлекләр белән беррәттән, Әбрар комбайн йөртергә дә өйрәнә. 1933 елга кадәр Яңа Чишмә якларына барып эшли. Авыл хуҗалыгы техникасын ремонтлап, зур хезмәт чыныгуы ала. Аннары, Казан-Свияжск якларына кайтып, армиягә китә. Ерак Көнчыгышта хезмәт итеп, авиация технигы-моторист һөнәрен үзләштерә. 1940 елда демобилизацияләнеп Казанга кайта. Авиация өлкәсендә һөнәре буенча эшли башлый. Сугыш башланып, Мәскәү авиация заводы Казанга эвакуацияләнгәч, Әбрар Борһанов киләчәк гомерен шушы атаклы завод белән бәйли. Армиядә алган белгечлеге — авиация мотористы булып 1973 елга кадәр эшли. Югары квалификацияле белгеч буларак, илебезнең башка авиация заводларына да баргалап хезмәт күрсәтә.

Күпьеллык һәм нәтиҗәле хезмәте өчен Казан авиация берләшмәсе мотористы Әбрар Борһановка 1966 елда Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Олы Кайбычта Җиңү паркында бюстын куйганда, аның туганнарын эзләп карадык. Бу эшкә якташлык җәмгыятен дә җәлеп иттек.

Ни кызганыч, бернинди эз-табышка юлыга алмадык. Бәлкем, бу мәкаләне укыгач, кем дә булса табылыр?

Тагын бер якташ Героебыз — Рәис Газиз улы Заһидуллин. Ул 1931 елда Олы Кайбычта туган. Әтисе шулай ук гражданнар сугышында катнаша. Егерменче елларда, гаиләсен алып, Уралга кайта. Күмәкләштерү чорында утызмеңче булып Татарстанга кайта. Соңрак гаилә кире Уралга күченсә дә, 1936 елда Казанга кайталар. Сугыш чорында һәм аннан соң яшүсмер Рәис кайда гына эшләми. Армиядә чик буе гаскәрләрендә хезмәт итә. Монда ул шофер профессиясе турында уйлый башлый. 1954 елда кайтып, «Гидроспецстрой» оешмасына укырга һәм эшкә керә.

Бу вакытта Казанны Идел һәм Казансу елгаларыннан саклану дамбалары төзү буенча зур эш башлана. ГАЗ, ЗИЛ, МАЗ машиналарында эшләп осталык җыйган Рәис Заһидуллинны Мәскәүгә өстәмә укытырга җибәрәләр. Кайткач, 1960 елда ул «Татра» машинасына утыра. Эш дәверендә өстәмә рационализаторлык тәкъдимнәре кертә. Иң мөһиме, эшне оештыруда яңа методлар куллана. 1964 елда аның инициативасы буенча төзелеш материалларын ташу буенча комплекслы бригада оештырып эшли башлыйлар, хезмәт җитештерүчәнлеген күпкә күтәрәләр. Шул ук 1966 елда Рәис Заһидуллинга хезмәт батырлыгы өчен Социалистик Хезмәт Герое дигән югары исем бирелә. Татарстан тарихында йөк автомобиле йөртүче шоферга Хезмәт Герое исеме бирелү беренче тапкыр була. Соңрак булганмы тагын шундый хәл, тәгаен әйтә алмыйм. Ни булса да, безнең кайбычлы Рәис абый Татарстанда иң атаклы шофер булып кала.

Рәис Заһидуллин бу хезмәтне яратып һәм әле озак башкара. Бу көннәрдә илебез КамАЗның 50 еллыгын билгеләп үтте. Беренче КамАЗ машиналарын сынауда Рәис абый да үз өлешен кертә. 1975 елда Чаллыга барып сынау өчен җыелган машинаны ала һәм аны ун ай буена сыный, обкатка ясый, үз фикерләрен җиткерә. Кызганычка каршы, Заһидуллиннар гаиләсенең дә эзенә төшә алмадык. Шул ук сорау кала.

Бәлкем, кемдер бу гаилә турында аз булса да хәбәрдардыр? 

Сугыш геройлары турында язганда, элек Кайбыч районына кереп тә, 1991 елда аерылып калган авылларны искә алдык. Мондый очрак хезмәт Геройларына да кагылышлы. Олы Урсакка, Чүкри-Алан авылларына орынып ук торган кечкенә генә Янгилде авылы. Бу авылдан Кайбычның атаклы Советлар Союзы Герое Салават Кәримовны билгеләп үткән идек. Шушы ук җирлектән тагын бер Герой — Гайфетдин Сәләхәтдин улы Галиев. Ул 1911 елда туган. Башка чыганаклардан укыганым бар. Бу як кешеләре заманында Грозный шәһәренә, нефтъ чыгарырга күченә. Гайфетдин шунда үсә, укый. Краснодарда агрономга укырга керә. Татарстанга, Казанга, Кайбычка, Янгилдегә дә кайткалап йөри.

Уку барышында кукуруз селекциясе белән ныклап кызыксына, олы фәнгә кереп китә. Зур сугышта да катнашып өлгерә.
Гайфетдин Галиев ВАСНИЛ академигы, Ленин һәм Дәүләт премияләре лауреаты дәрәҗәсенә ирешә. СССРда гына түгел, дөньяда иң билгеле селекционерлар рәтенә керә. Хезмәте өчен дүрт югары орденга лаек була. Иң мөһиме 1971 елда Гайфетдин Галиевка Социалистик Хезмәт Герое исеме бирелә. Гайфетдин абыйның гомере Краснодар шәһәрендә узып, 1996 елда вафат булып, шул җирдә җирләнеп калса да, ул Кайбыч районы турында «Изге туфрагым, изге җирем» дип горурланып сөйли торган булган. Кызганыч ки, күпчелек Геройлар белән үз вакытында, мөмкин булса да, элемтә урнаштыра алмадык.

Шуңа күрә бөек якташыбыз, халык шагыйре Шәүкәт Галиевның ике юллык шигырен искә төшерергә туры килә:

«Исәннәрнең кадерен бел, Үлгәннәрнең каберен бел».

Рәмис Хәялиев, Олы Кайбыч.
Фотоларны Кайбыч ягы муззее тәкъдим итте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев