Кайбыч таңнары

Кайбыч районы

18+
Рус Тат
Хәбәрләр

Кайбычта хәрби хезмәткә язгы чакырылыш башланды

Хәрби хезмәткә язгы чакырылыш буенча Апас һәм Кайбыч районнарының хәрби комиссары Наил Җантимеров белән әңгәмә кордык.

— Наил Шәүкәтович, быелгы язгы чакырылыш турында кыскача сөйләп үтсәгез иде.

— 1 апрельдән Россиядә язгы чакырылыш кампаниясе башланды. Ул 15 июльгә кадәр дәвам итәчәк. Татарстаннан бу чорда якынча 3,2 мең егетне хәрби хезмәткә җибәрү планлаштырыла. Республика җыелма пункты 10 апрельдән эшли башлады. Хезмәт итү вакыты элеккечә кала — 12 ай.

— Быел нинди яңалыклар бар?

— Иң мөһим үзгәрешләрнең берсе — чакырылыш комиссиясе­ карарының гамәлдә булу вакыты. Хәзер ул бер ел дәвамында һәм Россиянең барлык территориясендә дә гамәлдә. Әгәр чакырылучы ниндидер сәбәпләр аркасында бу чакырылышта хезмәткә җибәрелмәсә, ул киләсе җибәрү чорында китәчәк. Шул ук вакытта, әгәр кичектерү өчен нигезле сәбәпләр барлыкка килсә, әлеге карар гамәлдән чыгарыла.

— Чакырылу тәртибе һәм озату вакыты үзгәрмәдеме?

— Юк, барысы да элеккечә. Егетләрне армиягә озату елына ике тапкыр башкарыла: 1 апрельдән 15 июльгә һәм 1 октябрьдән 31 декабрьгә кадәр. Әмма РФ Президенты Указы нигезендә чакырылыш процессы хәзер ел әйләнәсе алып барылачак.

— Хәрби хезмәткә чакырылу турында хәбәр итү ничек оештырыла?

— Хәзер электрон повесткалар киң кулланыла. Чакырылучылар турында мәгълүмат махсус реестрга кертелә. Әгәр граждан 20 көн эчендә килмәсә һәм моның сәбәбе юк икән, закон нигезендә аңа карата вакытлыча чикләү чаралары кулланыла. Барлык хәбәрләр дә «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы шәхси кабинет аша җиткерелә.

— Яшьләр өчен бу өлкәдә нинди мөмкинлекләр бар?

— Бүгенге көндә илебездә фәнни эшчәнлеккә сәләтле егетләр өчен 16 фәнни рота һәм 13 фәнни-җитештерү бүлеге эшли. Шулай ук чакырылучыларның бер өлеше укыту частьләрендә белем алып, заманча хәрби техника белән эш итәргә өйрәнә һәм хәрби белгечлек ала.

— Хәрби хезмәткә чакырылыштан кемнәр кичектерелә?

— Кичектерү хокукы булган һәм сәламәтлеге буенча яраклы гражданнар медицина тикшерүенә чакырылмый. Алар буенча карар читтән торып кабул ителә, һәм бары тик комиссиягә генә чакырылалар.

— Әңгәмәгез өчен рәхмәт!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев