М-12 трассасының Кайбыч районы территориясендә юл һәлакәте нәтиҗәсендә дүрт кеше гомере өзелгән
Бүген иртән Татарстанның Кайбыч районында Олы Подберезье авылыннан ерак түгел коточкыч юл-транспорт һәлакәте булган.
«Татар-информ»га билгеле булганча, М-12 трассасының Казан юнәлешендәге түләүле участогының 709 нчы километрында Hyndai җиңел машинасы «Газель» йөк машинасы астына килеп кергән.
Һәлакәт нәтиҗәсендә җиңел машинада барган дүрт кеше һәлак булган. Йөк машинасы йөртүчесе зыян күрмәгән.
Чыганак: «Татар-информ»
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев